Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Менделеевскида мобиль иҗтимагый кабул итү эшли

Автобуста "Бердәм Россия" партиясе логотипы һәм "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" лозунгы белән шәһәр халкы янына Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатлар партиясе командасы, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук районның иҗтимагый хәрәкәт активистлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре килде. Шәһәрнең ике мәйданчыгында оештырылган митингны 29 нчы Яр Чаллы сайлау округының мобиль иҗтимагый кабул итү...

Автобуста "Бердәм Россия" партиясе логотипы һәм "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" лозунгы белән шәһәр халкы янына Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатлар партиясе командасы, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук районның иҗтимагый хәрәкәт активистлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре килде.

Шәһәрнең ике мәйданчыгында оештырылган митингны 29 нчы Яр Чаллы сайлау округының мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәсе кураторы алып барды.

- "Бердәм Россия" партиясе сайлау алды кампаниясе барышында мобиль иҗтимагый кабул итү булдырылды. Аның кысаларында без бүгенге көндә халыкны борчыган сорауларны җыябыз. Җыелган теләкләр Дәүләт Думасы депутатлары кандидатлары сайлау алды программасына кертеләчәк. Алынган мәгълүматлар киләчәк платформага хезмәт итәчәк, - дип хәбәр итте Александр Валентинович.

Очрашуда менделеевлылар район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеевага, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, "Бердәм гвардия" штабы начальнигы Марат Гыймазетдиновка сораулар бирделәр.

- Әлеге инициатива республика Дәүләт Советы депутатыныкы. Мобиль иҗтимагый кабул итү эше халык сораулары буенча чын эшчәнлекне күрсәтү һәм гамәлгә ашырасы чараларны планлаштыру, - дип билгеләде Клавдия Смирнова.

Бердәмроссиялеләр командасы белән шәһәрлеләрнең аралашуы дулкынландырган мәсьәләләргә җаваплар формасында дәвам итте, шәһәрне төзекләндерү, учреждениеләрне ремонтлау, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү, 6 нчы балалар бакчасы территориясендәге, менделеевлылар фикеренчә, тәрбияләнүчеләр тормышына куркыныч янаучы карт тупылларны кисү. Җыелганнар шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән Менделеевскида уңай якка булган үзгәрешләр турында сөйләштеләр. VII нче чакырылыш Дәүләт Думасының булачак депутатлары өчен Татарстаннан барлыгы 45 теләк җыелды.

- Сайлауларга уңай карашта, "Бердәм Россия" партиясе тарафдарымын. Киләчәктә дә депутатлар районыбыз һәм республиканың чәчәк атуы турында кайгыртсыннар иде, - ди Лидия Маслова.

- Мобиль иҗтимагый кабул итүгә гозеремне калдырырга энтузиазм белән килдем. Безнең үтенечебезне игътибарсыз калдырмаслар дип өметләнәбез, - дип фикерләрен җиткерде Зәкия Әхмәдуллина.

Автобус безнең районга килгәнче партия командасы белән Минзәләдә булды. Менделеевскийдан соң Яр Чаллыга китте. Эстафета маршруты республиканың барлык районнарыннан узачак. Марафон Татарстанның зур шәһәрләре мәйданнарында һәр көнне республика халкы белән очрашуны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Мобиль иҗтимагый кабул итү