Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Можга җирендә Сабан туе

Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә узган күләмле тамаша Сабантуй исемле бәйрәм марафонының дәвамы булды. Татарстан Хөкүмәте карары буенча инде унынчы сезон рәттән Менделеевск районы күршеләр җирендә әлеге уникаль масштаблы милли бәйрәмне үткәрүнең кураторы булып тора, аңа әзерлеккә ярдәм күрсәтә. Бу еллар эчендә районны дуслык җепләре бәйләде, ә Сабан туе можгалыларның иң...

Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә узган күләмле тамаша Сабантуй исемле бәйрәм марафонының дәвамы булды.
Татарстан Хөкүмәте карары буенча инде унынчы сезон рәттән Менделеевск районы күршеләр җирендә әлеге уникаль масштаблы милли бәйрәмне үткәрүнең кураторы булып тора, аңа әзерлеккә ярдәм күрсәтә.
Бу еллар эчендә районны дуслык җепләре бәйләде, ә Сабан туе можгалыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде, чөнки Можгада яшәүче 70 мең кешенең ун меңе - татарлар.
Менделеевлылар делегациясен район җитәкчесе Игорь Привалов җитәкләде. Делегация составына ТР Хөкүмәте вәкиле Дмитрий Иванов, район Советы аппараты җитәкчесе Ләйсән Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Алексей Корниенко, Илнур Йосыпов, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре керде.
Бай эчтәлекле тамашаны тәэмин итү өчен шәһәр стадионының яшел келәмле мәйданына 70 кешедән торган десант төште - С.Гассар ис. МС, "Юность" РМЙ артистлары, "Шаян" һәм "Кристалл" бию ансамбльләре, "Купанча" һәм "Талларым" удмурт һәм татар фольклор төркемнәре.
Удмуртия чигендә "Сөмбел" җирле фольклор ансамбле сәламләвендә беренче затларны каршылау булды.
Традиция буенча, бәйрәмгә стартны ат чабышлары бирде. Ипподромда азартлы тамашаны карарга халык җыелды. Чыннан да, биредә Сабантуй рухын тулы мәгънәсендә тоярга була иде.
Чиста һәм катнаш токымлы атларның алты заездында Алабугадан, Зәйдән, Әгерҗедән, Удмуртиянең дүрт районыннан җайдаклар, шул исәптән биш якташыбыз да катнашты. Киеренке ярышта ике яшьлек атлар арасында Виктор Леонтьев идарә иткән Игл кушаматлы айгырның җиңүе куанычлы.
Ат-спорт ярышларын оештыру һәм үткәрү буенча комиссия рәисе, Удмуртиянең Татарлар милли автономиясе җитәкчесе Руслан Галиев якташыбызга кыйммәтле бүләк тапшырды. Чиста токымлы атларда үз төркемчәләрендә финишка беренче булып килгән можгалы Марат Гарифуллинга һәм алабугалы Рафис Шакировка район җитәкчесе Игорь Приваловтан ЖК-телевизор һәм микродулкынлы мич бирелде.
- Ат чабышлары - бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган тамаша. Бүген ярышларны күзәтергә улым Андрей һәм җиденче сыйныфта укучы оныгым Александр белән килдем, - дип тәэсирләре белән уртаклаша ветеран Алексей Камашев. - Безгә бүләк иткән искиткеч көн өчен Татарстан җитәкчелегенә, күршеләребез - менделеевлыларга зур рәхмәт.
Көн уртасына тантана үзәк мәйданга күчте, биредә бәйрәмнең рәсми өлешен ачу булды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Можга шәһәре башлыгы Сергей Пантюхин мөрәҗәгать итте, ул чарада актив катнашуы һәм әзерләүдә булышлыгы өчен Менделеевск районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәт әйтте.
Татарстан Хөкүмәте вәкиле Дмитрий Иванов Президент Рөстәм Миңнеханов юллаган тәбрикләү адресын укыды.
Игорь Привалов җылы котлау сүзләре яңгыратты:
- Сабан туе Татарстан чикләрен атлап чыкты. Ул халыкара бәйрәмгә әверелде. Аны Россия шәһәрләрендә һәм авылларында гына түгел, Австралиядә, Канадада һәм башка көнбатыш илләрендә дә билгелиләр. Без бүген җир хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, игенчегә мәдхия җырлыйбыз. Безнең халыкларга яхшы кәеф һәм җан тынычлыгы юлдаш булсын.
Сәламләүләр һәм котлаулар эстафетасын татар иҗтимагый үзәге рәисе Флүн Мирзаянов, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Рәшид Алебашев, Удмуртиянең Милли сәясәт буенча министрлыгы вәкиле Ольга Царегородцева дәвам иттеләр.
Аннан соң стадион мәйданчыкларында уеннар һәм ярышлар башланды. Һәркем көчен сынап карый, җитезлеген һәм чыдамлыгын күрсәтә алды.
Дәртле бию көйләре мизгел эчендә тамашачыларны концертка җыйды. Можгалылар уч төпләрен кызганмыйча "Шаян" һәм "Кристалл" ансамбльләре чыгышларын алкышладылар, авансәхнәгә алыштыргысыз алып баручылар Виктор Никифоровның һәм Рәкыйга Хәмәтгалимованың, солистлар Елена Дунаеваның, Радик Ахунҗановның һәм Клара Галләмованың, Руслан Рабадановның, Фәния Мөхәммәтхатыйпованың, "Купанча" һәм "Талларым" вокал ансамбльләренең чыгуын җылы каршыладылар.
Милли көрәш фанатлары күз дә алмый көчлеләр ярышларын күзәттеләр. Абсолют батыр исеменә 38 көрәшче көч сынашты. Нәтиҗәдә беренчелекне Кукмарадан Фәнил Исмәгыйлов алды. Аңа безнең район җитәкчесеннән бүләккә төп приз - 110 килограммлы бәрән тапшырылды.
Камайдан Ренас Кәлимуллин 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урын алды, турайлы Алмаз Рәхимов һәм камайлы Илһам Гобәйдуллин 70 килограммга кадәр һәм 80 килограммнан югары үз авырлык категорияләрендә өченче урыннарны яуладылар. Камайдан яшь батыр да Игорь Приваловтан бүләккә бәрән алды.
- Ярышлар киеренке барды, чөнки аларда тәҗрибәле көрәшчеләр катнашты. Ләкин хөкемдарлар төркеме милли көрәшне бәхәсләрсез үткәрә алды, - ди хөкемдар, якташыбыз Рүзәл Шәймөхәммәтов.
Стадионда кичкә кадәр музыка яңгырады, сәүдә павильоннары, аттракционнар эшләде. Биредә һәркем күңеленә ошаган ял тапты һәм уңай тәэсирләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары вакыйга