Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Проблемалар чишүне таләп итә

"Юность" район мәдәният йортында, балалар сәнгать мәктәбендә, Балалар иҗаты үзәгендә район җитәкчесе Игорь Приваловның йортлар комитетлары рәисләре, халык белән очрашуы булды. Җыелганнар соравы буенча көн тәртибенә гомумйорт ихтыяҗлары өчен кулланылган су өчен түләү мәсьәләсе куелды. Бердәм исәп-хисап үзәге начальнигы Е.Һадиева бу турыда мәгълүмат бирде: - Мондый төр түләүдән котылу өчен...

"Юность" район мәдәният йортында, балалар сәнгать мәктәбендә, Балалар иҗаты үзәгендә район җитәкчесе Игорь Приваловның йортлар комитетлары рәисләре, халык белән очрашуы булды.



Җыелганнар соравы буенча көн тәртибенә гомумйорт ихтыяҗлары өчен кулланылган су өчен түләү мәсьәләсе куелды.
Бердәм исәп-хисап үзәге начальнигы Е.Һадиева бу турыда мәгълүмат бирде:
- Мондый төр түләүдән котылу өчен файдаланган суны исәпләү приборлары күрсәткечен Бердәм исәпләү үзәгенә вакытында бирергә кирәк. Һәр фатирда суны исәпләү приборлары булырга тиеш. Куллану вакыты чыккан прибордан файдалану яки аңа магнит кую, фатирларда яшәүчеләрнең санын дөрес бирмәү - бөтенесе су өчен түләүне арттыруга китерә.
Шәһәрлеләрне яңа оешкан идарәче компания белән килешү төзелмәве борчый. Очрашуда файдаланган электр энергиясе өчен түләүләрне исәпләү, фатирлардагы җылылык дәрәҗәсе, котельныйлар эшчәнлеге, җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү, капиталь ремонт сыйфаты белән ризасызлык, шәһәрне төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын җиһазландыру, контейнер мәйданчыклары торышы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Очрашуларда йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү, подваллар торышы, салкын су сыйфаты, кайнар суның температура режимы, йорт җөйләрен ямау, территорияләрне төзекләндерү, подъездларны җыештыру, юлларны ремонтлау һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
И.Привалов, әйтелгәннәрне йомгаклап;
- Йортта яшәүче һәр кеше җаваплылык тоярга тиеш. Әгәр күршеләр бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булсалар, гомуми йорт ихтыяҗлары өчен кулланылган суга түләү буенча проблема бетәчәк.
Җыелганнарны кызыксындырган сорауларга аңлатмалар бирелде. Район җитәкчесе аерым мәсьәләләр үтәлешен үз контроленә алды. Мондый җыелышларны кустларга бүлеп ай саен үткәрү тәкъдиме кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары рђсми