Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасына – 80

19 майда "Менделеевск яңалыклары" газетасының беренче саны дөнья күрүгә 80 ел тула. Районканың үткән юлы озын һәм катлаулы, бу дәвердә аның исеме дә, журналистлар коллективы да һәм гамәлгә куючылар да берничә тапкыр үзгәрде. Ләкин газетаның максаты гына һаман үзгәрешсез - халыкка тугрылыклы хезмәт итү. Газеталар ни язган? "Октябрь байрагы", 1959...

19 майда "Менделеевск яңалыклары" газетасының беренче саны дөнья күрүгә 80 ел тула.
Районканың үткән юлы озын һәм катлаулы, бу дәвердә аның исеме дә, журналистлар коллективы да һәм гамәлгә куючылар да берничә тапкыр үзгәрде. Ләкин газетаның максаты гына һаман үзгәрешсез - халыкка тугрылыклы хезмәт итү.
Газеталар ни язган?
"Октябрь байрагы", 1959 ел
Безнең фельдшерыбыз
Николай Журавлёвның Татар Сарсазы авылында эшли башлавына әле бик аз вакыт үтте. Шуңа да карамастан, яшь фельдшер халык арасында ихтирам казанып өлгерде.
Тырыш егет көн һәм төн белән исәпләшеп тормый. Авыру янында үткәргән төннәре дә аз түгел аның. Авыруның хәле начар булса, Николай аны район больницасына үзе озатып куя.
Иптәш Журавлёвның сәламәтлек саклау өлкәсендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.
Н.Зарипова, М.Раянова

Бакчада сусаклагыч
Авылыбыз кырына урнашкан җиләк-җимеш бакчасы яз көне, алма агачлары чәчәк атканда, аеруча ямьле була.
Җәйнең эссе вакытларында суга сусаган алма, карлыган, кура җиләге агачларын су белән мул тәэмин итү өчен артель членнары бакчада зур сусаклагыч ясадылар. Бассейнга 7000 кубометр су керә. 27 ел колхоз терлекчелегендә эшләгән өлкән яшьтәге Бәдри ага Шәмсетдинов ясалма күлдә колхоз өчен балык үрчетергә теләк белдерде.
М.Гыйльфанов, Тукай исемендәге колхоз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары район газетасына – 80