Тагын бер мәйданчык барлыкка килде
Фомин урамының 17 нче йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгына икенче сулыш өрелде. Хәзер андагы бала-чагага күрше ишегалдына барып йөрисе юк, чөнки комлык, атынгыч, турниклар, хәтта футбол капкасы үзләрендә барлыкка килде. Электр белән эретеп ябыштыручы Айрат Исламов коллегасы Александр Филиппов белән турник урнаштыралар. - Мәйданчыкны үзгәртеп кору үзе бер куаныч, - диләр...
Фомин урамының 17 нче йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгына икенче сулыш өрелде. Хәзер андагы бала-чагага күрше ишегалдына барып йөрисе юк, чөнки комлык, атынгыч, турниклар, хәтта футбол капкасы үзләрендә барлыкка килде.
Электр белән эретеп ябыштыручы Айрат Исламов коллегасы Александр Филиппов белән турник урнаштыралар.
- Мәйданчыкны үзгәртеп кору үзе бер куаныч, - диләр алар. - Үз оныкларыбызга эшләгән кебек тырышабыз.
Буяу эшләре белән унберенче сыйныф укучысы Равил һәм икенче сыйныфтан Фәридә мәшгуль. Аларның әйтүенчә, мәйданчыкны төзекләндерүгә әтиләре - нотариус Марат Зарипов иганәчелек итә.
Балалар вазифаларны бүлешкәннәр: Равил эскәмияләрне буйый, Фәридә - атынгычларны.
- Фәридә баш прораб, - дип елмая абыйсы. - Кибеттә ул грунтовка белән буяуларны үзе сайлады, ачык төсләргә өстенлек бирде, чөнки мәйданчык балалар өчен бит. Кешеләр өчен нәрсәдер эшләве күңелле.
Йортта яшәүчеләр шатлыкларын яшермиләр.
- Без элек велосипедта гына йөри идек, хәзер әтидән туп сорарга туры килер, футбол уйнаячакбыз, - ди бер сулышта алты яшьлек Максим һәм велосипедында җилдертә.
- Әлбәттә, без үзгәрешләргә шат, - ди Ольга Курихина, - балалар ишегалдында күз уңында булачак.
- Мәйданчыкның иганәчесенә рәхмәт, - дип өсти яшь әти Борис Красноперов.
Венера Әмирова
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев