Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташуны коралланып каршылыйк

Республикада су басу явым-төшем күп яву һәм карның интенсив эрүе нәтиҗәсендә була. Кешенең куркынычсызлыгын тәэмин итү элементларының берсе - аның теләсә нинди экстремаль шартларга әзерлеге һәм гадәти булмаган хәлләрдә дөрес гамәлләр кыла белүе. Су басуга дучар ителүче торак пунктларда яшәүчеләр үзләре дә тискәре күренешләрне сизелерлек киметә яки бетерә алалар. Уңган...

Республикада су басу явым-төшем күп яву һәм карның интенсив эрүе нәтиҗәсендә була.



Кешенең куркынычсызлыгын тәэмин итү элементларының берсе - аның теләсә нинди экстремаль шартларга әзерлеге һәм гадәти булмаган хәлләрдә дөрес гамәлләр кыла белүе. Су басуга дучар ителүче торак пунктларда яшәүчеләр үзләре дә тискәре күренешләрне сизелерлек киметә яки бетерә алалар. Уңган хуҗа ташуга алдан ук әзерләнергә тиеш: өй яны территориясен кардан арындырырга, су агу канаулары казырга, зур булмаган дамба итеп суга киртә корырга. Синоптиклар фаразларын да игътибар белән тыңлау шарт.
Әгәр су акрын җәелә һәм сезнең вакытыгыз бар икән, балаларны, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләрне эвакуацияләү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез. Йорттагы мал-туарны алдан ук таулы җиргә куарга кирәк. Су торак йортларга якынайганда электрүткәргечләрне токтан аерыгыз, баздан азык-төлекне чыгарыгыз һәм эчәргә яраклы су запаслагыз. Документларыгызны һәм кыйммәтле әйберләрегезне алдан ук полиэтилен пакетка салыгыз һәм үзегездә тотыгыз. Инде суда каласыз икән, авыр аяк һәм өс киемегезне салыгыз, теләсә нинди предметка тотынып, агым уңаена йөзегез, ярдәм көтегез. Иң мөһиме - нинди генә хәлдә дә куркуга һәм паникага бирелмәгез. Коткару службасы телефоны - 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары МЧС хђбђр итђ