Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тойма ярларыннан чыкты

Бу көннәрдә Тоймада һәм районның башка кече елгаларында хәвефле хәл күзәтелә. Һава температурасының кинәт күтәрелүе һәм соңгы көннәрдәге көчле яңгырлар карны тиз эретүгә сәбәпче булды. Безнең иҗат төркеме, үз күзләре белән күреп инану өчен, су басу зоналарында булды. Ул урыннарда иртә таңнан гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы службалары, полиция хезмәткәрләре...

Бу көннәрдә Тоймада һәм районның башка кече елгаларында хәвефле хәл күзәтелә.
Һава температурасының кинәт күтәрелүе һәм соңгы көннәрдәге көчле яңгырлар карны тиз эретүгә сәбәпче булды. Безнең иҗат төркеме, үз күзләре белән күреп инану өчен, су басу зоналарында булды. Ул урыннарда иртә таңнан гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы службалары, полиция хезмәткәрләре эшли. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе әйдәп баручы консультанты Айдар Әхмәдуллин хәбәр итүенчә, хәл ныклы контрольдә, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Алексей Корниенко җитәкчелегендә ташуга каршы чаралар оештырыла, табигый хәлне каршылау өчен коралланган махсус службалар тәүлек буе кизү тора, авыр техника, кешеләр әзерлектә.
Безнең күзәтүләрдән күренгәнчә, Тоймада су биеклеге 3,5 метрга җитте. Критик нокта - 3,7 м, су биеклеге ул дәрәҗәгә җитәрме, әлегә билгесез. Синоптиклар һава температурасының һаман да күтәрелүен фаразлый. 15-16 апрельдә ул +200Ска җитәр дип көтелә. Туган якны өйрәнү музее су басу зонасында. Музей яны территориясендә су беренче катның тәрәзәләренә җитә диярлек. Музей хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, иртәнге 4 сәгатьтә әле су баса башламаган иде. Шәһәрнең 2 нче мунчасы да шул ук хәлдә. Без булган көнне икмәк заводы штат режимында эшләде. Җитәкчесе Роберт Гаффаров һәм коллектив гадәттән тыш хәлгә әзер. Директор Менделеевск икмәксез калмаячак, күрше шәһәрләрдән ташу турында алдан килешенгән дип ышандырды. Революция Тавы шулай ук ташу зонасына эләгә. Анда журналистларны суның гына түгел, чүп-чарның да күплеге гаҗәпләндерде.
Монай авылына ишегалларына һәм базларына су тулган халык гозере буенча килдек. Шуңа да карамастан, хәл тотрыклы. Кешеләр һәр язда Монай елгасының характер күрсәтүенә ияләнгән. Пенсионер Елизавета Красильникова сөйли: "Кичә куркынычрак иде. Бүген, Аллага шөкер, су бераз кимеде. Ишегалдында һәм хуҗалык корылмаларында су берничә сантиметрга күтәрелде". Алдан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, юл су астында калса да, йөк машиналары йөрерлек. Тормыш дәвам итә.
Әмма, шул ук вакытта, тынычланырга иртәрәк. Урманнардан һәм чокырлардан агып төшкән су белән ташу күтәрелүнең икенче дулкыны килергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авыл җирлеге башлыкларына су объектларын даими күзәтеп торырга тәкъдим итә.
А.Владимиров фотолары
Редакциядән: Номер калыпка салынганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлегендә Тоймада суның критик дәрәҗәдән якынча 30 см га артуын хәбәр иттеләр. Ләкин, алдагы көндәге кебек, йөк машиналары һәм «Нива»лар су киртәсен үтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары ташу2012