Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзелеш объектларында

Атна башында район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов ремонт эшләре башланган кайбер объектларда булды. Беренче учреждение элек суд приставларына караган бинада урнашкан Күпфункцияле үзәк булды. Аннан соң Игорь Анатольевич "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексын карады. Директоры Сергей Лисютин бинаның техник характеристикасын хәбәр итте һәм аның 35 ел элек төзелгәнлеген билгеләде. Бер залда...

Атна башында район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов ремонт эшләре башланган кайбер объектларда булды.
Беренче учреждение элек суд приставларына караган бинада урнашкан Күпфункцияле үзәк булды. Аннан соң Игорь Анатольевич "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексын карады. Директоры Сергей Лисютин бинаның техник характеристикасын хәбәр итте һәм аның 35 ел элек төзелгәнлеген билгеләде. Бер залда ремонт эшләре башланган инде, җылылык, канализация системасын алыштыру, пластик тәрәзәләр кую, фасадын ремонтлау планлаштырыла. Төп проблемаларның берсе - түбәнең авария хәлендә булуы.
- Аны беренче чиратта ясарга кирәк, - дип билгеләде Игорь Привалов.
"Батыр" балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең урнашу урыны уңайлы түгел: шәкертләргә анда барыр өчен автомобиль хәрәкәте актив булган берничә юл аша чыгарга кирәк. Район җитәкчесе балалар-үсмерләр мәктәбен ремонт тәмамланганнан соң спорт-сәламәтләндерү комплексына күчерергә тәкъдим итте.
Үзәк больницаның булачак кабул итү бүлмәсе буйлап экскурсияне баш табиб Мөслим Гилёв үткәрде. Төп бинаның беренче катында ремонт эшләре тулы куәткә бара. Проект нигезендә кабинетлар пациентка ярдәмне тиз күрсәтә алырлык итеп урнашачак.
- Айныткыч булмаганлыктан, еш кына нык исерек хәлдәге кешеләрне безгә алып киләләр, - ди Мөслим Александрович. - Шуңа күрә изолятор әзерлибез - тәрәзәләрдә рәшәткәләр булачак, бинага видеокамералар урнаштырачакбыз.
4 нче мәктәптә ремонт узган ел башланды, хәзерге вакытта эшләрнең күп өлеше тәмамланган. Игорь Анатольевич мәгариф учреждениесе территориясендә тәртип булдыруга аерым игътибар бирде. Мәктәп ашханәсе бик кечкенә, балалар график буенча ашыйлар.
- Мәктәпнең икенче башындагы бүлмәне ашханә итеп җиһазларга кирәк, - дигән тәкъдим ясады Игорь Анатольевич.
2 нче мәктәп бинасының почмаклары шулай ук авария хәлендә.
- Аларны якын арада ремонтларга кирәк, - дип билгеләде район Башкарма комитеты җитәкчесе.
Игорь Привалов шулай ук 1 нче мәктәпкә янкорма төзелеше барышы белән танышты. Ул подряд оешмасына - Л.Карпов исемендәге химзаводка бизәүне кышка калдырыр өчен эшләрне быел тәмамлауны йөкләде.
Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Александр Макаров район спортчылары исеменнән Башкарма комитет җитәкчесеннән стадиондагы футбол кырын тигезләүгә, шулай ук юлны махсус материал - 1 нче мәктәпнең йөгерү юлындагы кебек үк полипропилен белән ябуга ярдәм күрсәтүен үтенде.
Игорь Привалов подряд оешмаларын сайлаганда Менделеевскиның төзелеш компанияләренә өстенлек бирергә кирәклеген әйтте.
- Башка шәһәрләрдәге оешмалар белән эшләү катлаулы - алар китәләр, проблемалар кала. Моннан тыш, кагыйдә буларак, Чаллы яки Казан подрядчылары белгечләрне безнең шәһәрдә яллыйлар, ә акчалар башка районнарга китә, - дип билгеләде Игорь Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары рђсми