Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул подъездда куркыныч

Химиклар урамының 8 нче йортында яшәүчеләр үтенече буенча без подъездларның берсендә булдык. Пычрак һәм җыештырылмаган подъезд белән хәзерге көндә кемне гаҗәпләндерәсең - үзебез дә шундыйда яшибез. Әмма күргәннәребез бик тәэсирләндерде. Баштарак без адресны бутадык һәм бомжлар яши торган урынга эләктек дип уйладык. Бутафорлы ябылмый торган ишек, кирпечләр белән капланган ишек...

Химиклар урамының 8 нче йортында яшәүчеләр үтенече буенча без подъездларның берсендә булдык.
Пычрак һәм җыештырылмаган подъезд белән хәзерге көндә кемне гаҗәпләндерәсең - үзебез дә шундыйда яшибез. Әмма күргәннәребез бик тәэсирләндерде. Баштарак без адресны бутадык һәм бомжлар яши торган урынга эләктек дип уйладык. Бутафорлы ябылмый торган ишек, кирпечләр белән капланган ишек уемнары, чүп-чар һәм пычрак, стеналарда сөрем һәм ярымкараңгы тонык лампочка... Сүз элек балалар өчен сөт кухнясы урнашкан беренче кат турында бара. Анда яшәүчеләр сөйләвенчә, больница карамагыннан бушаган урын берникадәр вакыт файдаланылмый, шул вакытта ул исерекләрнең яраткан урынына әйләнә, алар янгын да чыгаралар. Аннан соң бинаны ремонтсыз гына торак итеп бирәләр - анда медицина хезмәткәрләре, милиционерлар бүлмәләр ала.
Подъездның торышы елдан-ел начарлана бара.
- Ничәнче ел рәттән керә торган ишекне алыштыруларын сорыйбыз, - дип сөйли Зөһрә Гайфуллина, - үзебезгә бүлмә ишеге куярга туры килде, әмма ул ябылмый, подъездда үтәли җил уйный, фатирларда салкын, кичләрен яшьләр җыела.
- Идарәче компаниянең элеккеге директоры ишек куярга вәгъдә бирде, хәзергесе дә вәгъдә итә, - дип сүзгә кушыла Светлана Кельдышева. - Без Чаллыдан күчеп килдек һәм мондагы торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге системасын күреп гаҗәпләндек. Газ үткәрү өчен дә күпме вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килде. Ул проблеманы беркем дә өстенә алырга теләмәде. Барысын да үзебез эшләдек. Подъездның торышы коточкыч. Ә биредә ничә яшь гаилә яши.
Чыннан да, подъезддан бер-бер артлы яшь балалы әти-әниләр чыга. Владимир Бигачёв кызын бакчага озата, ул да күршеләре фикерен хуплый.
- Ишек кую һәм подъезд ремонтлау - безнең яшәеш өчен мөһим мәсьәләләр.
Җәй көне башка проблема. Подвалда су җыелып торганлыктан, фатирларда стеналар күгәрә һәм озынборыннар интектерә.
Йортта яшәүчеләрдән подъезд җыештырылган, ишегалдын тәртиптә тоткан, агымдагы һәм капиталь ремонт өчен даими акча җыялар, ишегалды һәм подъезд җыештыручыларның күренгәне дә юк. Буш сүз сөйләмәс өчен, йортта яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрен күрсәтәләр.
- Торак контораларына мөрәҗәгать итәбез, анда битарафлык һәм гамьсезлек белән очрашабыз, - диләр алар. - Мондый шартларда яшәргә мәҗбүр булган балаларны жәллибез. Идарәче компания язманы игътибарсыз калдырмас һәм аңлатма бирер дип ышанабыз.

Мария Семёнова
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр