Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманның дуслары булыйк

Санитар икеайлыкта Алабуга урман хуҗалыгының Менделеевск бүлекчәсе дә актив катнаша. Бүлекчә лесничие М.Мөхәммәтҗанов сөйләвенчә, коллектив чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә урманнарны, юл буе полосаларын чистарту белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Илнәт, Ижёвка юнәлешләрендәге һәм Ык Тамагындагы 24, 26, 28, 41 нче кварталларда тәртип булдырганнар. - Юл буе полосаларындагы агачларга 50 сыерчык оясы ясап...

Санитар икеайлыкта Алабуга урман хуҗалыгының Менделеевск бүлекчәсе дә актив катнаша.
Бүлекчә лесничие М.Мөхәммәтҗанов сөйләвенчә, коллектив чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә урманнарны, юл буе полосаларын чистарту белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Илнәт, Ижёвка юнәлешләрендәге һәм Ык Тамагындагы 24, 26, 28, 41 нче кварталларда тәртип булдырганнар.
- Юл буе полосаларындагы агачларга 50 сыерчык оясы ясап элдек, - ди Миңнегаян Таһирович. - Болар белән беррәттән үсентеләр утырту да бара. Хәзер Ижёвка авылы янындагы тау башларының саклау зоналарына чыршы, миләш, нарат утыртабыз.
Үсентеләр урманчылык каршындагы питомникта үрчетелә. Үз территорияләрен яшелләндерергә теләгән оешмаларның һәм предприятиеләрнең дә биредән яшь агачлар алу мөмкинлеге бар.
Тагын бер мөһим вәзгыять: 15 апрельдән янгыннар куркынычы чоры башланды. Бу вакытта урманнарга керү, учак ягу, тәмәке төпчекләре ташлау тыела.
Күптән түгел Алабугада торак секторда коры үләнгә ут төртү аяныч тәмамланды: санаулы мизгелләрдә ике йорт янып бетте. Шуңа күрә дә урманнарның, һәм, гомумән, табигатьнең дошманнары түгел, дуслары булырга өндибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары табигать џђм без

2
X