Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Валентин исемен карга язды

Барлык бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә ошаган диләр. Моның белән килешмичә булмый. Бүген, Изге Валентин көнендә, бу бәйрәм алар өчен аеруча үзенчәлекле булган Досмановлар гаиләсе турында сөйлибез. - Безнең гаиләдә барлык мөһим вакыйгалар да яз көне була, - дип бүлешә Эльмира Рафаиловна. - Павел белән яз көне никахлаштык, барлык гаилә әгъзаларының...

Барлык бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә ошаган диләр. Моның белән килешмичә булмый. Бүген, Изге Валентин көнендә, бу бәйрәм алар өчен аеруча үзенчәлекле булган Досмановлар гаиләсе турында сөйлибез.
- Безнең гаиләдә барлык мөһим вакыйгалар да яз көне була, - дип бүлешә Эльмира Рафаиловна. - Павел белән яз көне никахлаштык, барлык гаилә әгъзаларының туган көннәре дә язын, дөрес, Валентин искәрмә булды. Улыбыз 11 февральдә дөньяга килде, ә икенче туган көнен 14 февральдә - Изге Валентин көнендә билгелибез. Тәм-томнар әзерлибез, котларга әби-бабалары, туганнар, дуслары килә.
- Балаларга исемнәрне кем кушты? - дип кызыксынабыз без.
- Кызымны Диана дип мин атадым, ирем командировкада, ул вакытта кәрәзле телефоннар юк иде. Ә улыбызга Валентин исемен тормыш иптәшем кушты. Бала тудыру йорты тәрәзәсеннән аралашканыбызны хәтерлим, Павел карга Валентин дип язган иде, - дип елмаю белән сөйли әңгәмәдәшем.
Валентинның исемнәре күп булып чыкты: тин, Тинка, Вален. Хәзер үсмер 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфында укый, Диана - унынчыда. Икесе дә әти-әниләрен укудагы һәм спорттагы уңышлары белән шатландыралар, озак еллар "Кристалл" эстрада биюе ансамблендә шөгыльләнәләр.
Досмановлар тумышлары белән Менделеевскидан. Эльмира Рафаиловна - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече. Күпләр аңа кулланучылар хокукларын яклауда рәхмәтле. Павел Валерьевич - Карпов исемендәге химия заводының хлорлы кальций һәм барий цехы механигы, озак еллар ерак араларга йөрүче шофер булып эшләгән. Валентинның да техникага тартылуы очраклы түгел, ул бабасының мотоциклын берничә тапкыр сүтеп җыйган. Үсмернең кулинарияга да кулы ята: тәмле тортлар пешерә. Ә менә кулинария китабы урынына планшеттагы рецептларны куллана.
Досмановлар җәй көннәрен табигатьтә уздыралар: бакчада эшлиләр, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр, әти-әниләренә хуҗалыкта булышалар. Мунчага йөриләр, чыныгалар.
"Гаиләдә гармониягә ничек ирешергә?" дигән сорауга Эльмира рафаиловна болай дип җавап бирә:
- гаилә - зур җаваплылык һәм көндәлек хезмәт. Яраткан һәм кадерле кешеләр белән күбрәк вакытны уздырырга кирәк. Уртак кызыксынулар, бергәләп ял итү гаиләне берләштерә. Якыннарыгызга мәхәббәтегезне ешрак белдерүдән курыкмагыз. Янәшәгездә булганда, аларның кадерен белегез.
Без дә Эльмира Рафаиловнаның сүзләренә кушылабыз, улы Валентинны - туган көне, барлык Валентин һәм Валентиналарны бәйрәм белән котлыйбыз.

Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр