Менделеевск районын ярты ел элек Валерий Чершинцев җитәкләде. Безнең корреспондентлар эш нәтиҗәләре, планнар, эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында сораулар бирү өчен Валерий Сергеевич белән очраштылар.
- Валерий Сергеевич, Сезнең Менделеевск турында беренче тәэсирләрегез нинди булды?
- Чулман ярындагы зур булмаган шәһәргә килгәч тә, миңа ул бик ошады. Менделеевлылар мине итәгатьле каршы...
Менделеевск районын ярты ел элек Валерий Чершинцев җитәкләде. Безнең корреспондентлар эш нәтиҗәләре, планнар, эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында сораулар бирү өчен Валерий Сергеевич белән очраштылар.
- Валерий Сергеевич, Сезнең Менделеевск турында беренче тәэсирләрегез нинди булды?
- Чулман ярындагы зур булмаган шәһәргә килгәч тә, миңа ул бик ошады. Менделеевлылар мине итәгатьле каршы алды. Менделеевскины зур потенциаллы шәһәр дип исәплим. Биредә яхшы кешеләр яши һәм алар имин тормышка лаек. Минем карашка, шәһәрдә тәртип һәм чисталык җитеп бетми. Бу - район җитәкчелегенең дә, халыкның да өстенлекле бурычларыннан берсе.
- Сезнең карашка, район үсеше өчен нинди потенциал бар?
- Беренче чиратта икътисадны, авыл хуҗалыгын, эшмәкәрлек һәм туризмны, спорт комплексларын үстерү һәм социаль объектларны ремонтлау дип исәплим. Хәзер бу юнәлешләр буенча зур эш алып барыла.
- Элеккеге эш тәҗрибәгез буенча Сезнең турыда нәтиҗәле сити-менеджер буларак әйтәләр, һәм менделеевлылар Сезгә шәһәрне төзекләндерү планында зур өметләр баглый. Безне нинди үзгәрешләр көтә?
- Минем бурыч - төзекләндерү буенча планнарны һәм кызыклы проектларны тормышка ашыру. Якын арада иске мунча бинасы каршында Ушков утраулары паркы төзеләчәк. "Юность" район мәдәният йорты янында зур булмаган сквер, ул Ленин скверы дип аталачак, төзекләндереләчәк, биредә Ленинның мәһабәт һәйкәле урнашачак. Геройлар һәм Химиклар аллеяларын да тәртипкә китерүне планлаштырабыз.
Шәһәрдә тәртипкә саласы һәм төзекләндерәсе матур урыннар күп. Бу җәйдә шәһәр пляжы эшен яңартачак, эшмәкәрләр белән Кама елгасы аша Менделеевск-Яр Чаллы су юлын ачу турында сөйләшүләр алып барыла.
Үзәк район больницасын ремонтлау дәвам итә, терапия бүлеге пациентлары хәзер сәламәтлекләрен заманча уңайлы шартларда ныгыта алалар. Алдагы этапта балалар бүлеге ремонтланачак.
Районга яшь табибларны җәлеп итү эше бара. Якын арада без медиклар өчен социаль торак мәсьәләсен хәл итәрбез дип уйлыйм.
Район һәм шәһәрне үстерү буенча эш һәр өлкәдә алып барыла. Озакламый менделеевлылар безнең планнар һәм идеяләрне тормышка ашыруның нәтиҗәләрен күрерләр дип ышанам.
- Сез эш стилегезне ничек характерлар идегез? Үзегезгә һәм кул астындагыларга нинди таләпләр куясыз?
- Мин һәрвакыт эшне беренче урынга куям. Һәр нәрсәдә төгәллек һәм тәртип яратам. Шуңа күрә кул астындагыларга таләпчән, әмма гадел.
- Сез спорт хәрәкәтенең инициаторы булдыгыз, атнага өч тапкыр җитәкчеләр өчен спорт сәгатьләре үткәрәсез. Яраткан спорт төрегез бармы, һәм, Сезнең карашка, Менделеевск спортчыларының перспективалары нинди?
- Минем яраткан спорт төрләрем күп, аларда яңалыклар һәм коллегаларым, дусларымда актив яшәү рәвешенә кызыксыну уяту җәлеп итә. Һәрвакыт яңалыклар үзләштерергә яратам. Кыш көне канәгатьлек белән тау чаңгысында шуам. Бу спортның динамикалы, техник төре һәм актив, файдалы ял итү, энергия һәм яхшы кәеф чыганагы алу мөмкинлеге. Тимераякта үсмер чагымнан ук шуарга яраттым. Беренче шөгыльләр авыр бирелде, ләкин акрынлап кыенлыкларны җиңдем һәм хәзер рәхәтләнеп безнең Боз сараена спорт сәгатьләренә йөрим.
Җәйге ялга килгәндә, балык тоту, мөгаен, иң яраткан мавыгуларымның берседер. Мин кызганычка каршы бик сирәк тигән мөмкинлекне кармак салып утыру өчен канәгатьләнеп файдаланам. Шәхси тәҗрибәм буенча ышанып әйтә алам, дөньядагы иң яхшы балык тоту Идел култыгында, Астрахань районында.
Җәй көне йөзәргә һәм велосипедта йөрергә яратам. Тиздән менделеевлылар машиналарын калдырырлар һәм, Европадагы кебек, эшкә велосипедта гына йөри башларлар дип ышанам. Менделеевскиның Европа тибындагы шәһәргә әйләнүен телим.
Районда спортны үстерүгә килгәндә, мин Менделеевск спортчыларын, безнең командаларны яклаячакмын һәм аларның республика һәм Россия ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешүенә ярдәм итәчәкмен. Бу юнәлештә җитди импульс булып "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында капиталь ремонт, ирекле көрәш, бокс, мини-футбол буенча республика турнирлары үткәрү торачак.
Бүген көрәш буенча ярышта Менделеевск районы өчен ренат Әхмәтшин чыгыш ясаячак - Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы җиңүчесе, көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры. Алга таба ул безнең спортчылар белән шөгыльләнәчәк.
- Яшьләрне прогрессны алга җибәрүчеләр дип атыйбыз. Сез шәһәр үсешендә Менделеевск яшьләренең ярдәменә исәп тотасызмы?
- Һичшиксез, яшьләр - җәмгыятьтә тормышка ашырылырга тиешле яңа идеяләрнең генераторы. Аларның сүзенә колак салу артык булмас. Яшьләр шәһәрне заманчарак күрергә тели, димәк, күмәкләшеп эшләргә генә кала. Яшь талантларны хупларга, аларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудырырга кирәк. Шулай ук үсеп килүче буын өчен учреждениеләрнең гарантияле эшләвен тәэмин итү дә мөһим. Тиздән "Батыр" спорт мәктәбе базасында Яшьләр үзәге оештырылачак.
- Әдәбият елында сорамыйча кала алмыйбыз: Сезнең тормышыгызда китапларга урын бармы, нинди басмаларга өстенлек бирәсез?
- Киеренке эш графигына карамастан, кызыклы һәм файдалы әдәбият укырга яратам. Өстенлек биргән авторым - Сингапур сәясәтчесе һәм "Сингапур могҗизасы"н булдыручы Ли Куан Ю.
- Валерий Сергеевич, без мәгълүмат агымы кискен үскән заманча технологияләр чорында яшибез. Сез кулыгызны вакыт пульсында ничек тота аласыз, турыдан-туры аралашудан тыш, менделеевлылар белән ничек элемтәгә керә аласыз?
- Бүген тормышыбызны камилләштерүче, кергән мәгълүмат агымын аеручы гаджетлар күп. Монда интернет-ресурсларга, социаль челтәрләргә аерым урын бирелә. Районда яшәүче һәркем Менделеевск муниципаль районының www.mendeleevsk.tatarstan.ru рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсендә сорау бирә ала. Шулай ук шәһәр һәм район яңалыклары белән Вконтакте рәсми төркемендә "рәсми Менделеевск"та һәм Инстамграмда "mendeleevsk_official"да танышырга була.
- Якшәмбе көнне христиан дөньясы зур бәйрәм - якты Пасханы билгели. Менделеевлыларга теләкләрегез?
- Пасха бәйрәме - безнең борынгы культураның чагылышы, рухи, мәңгелек кыйммәтләр нигезендә безне берләштерүче изге халык традициясе. Шәһәр һәм район халкына чын күңелемнән тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим.
Нет комментариев