Яшь программист
"Мәгариф" милли проектын һәм "Сәләтле балалар һәм компьютерлар" республика программасын тормышка ашыру кысаларында Мәгълүмат-методик үзәктә "Яшь программист" XVII Республика конкурсының район этабы узды. Бәйгегә "Программа проектлары", web-сaйтлар", "Компьютер презентациясе", "Компьютер сәнгате" номинацияләрендә тугыз эш тәкъдим ителде. Мәктәп сайты эшләнмәсен тәкъдим иткән 1 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары Нәфис Сираҗетдинов һәм...
"Мәгариф" милли проектын һәм "Сәләтле балалар һәм компьютерлар" республика программасын тормышка ашыру кысаларында Мәгълүмат-методик үзәктә "Яшь программист" XVII Республика конкурсының район этабы узды.
Бәйгегә "Программа проектлары", web-сaйтлар", "Компьютер презентациясе", "Компьютер сәнгате" номинацияләрендә тугыз эш тәкъдим ителде. Мәктәп сайты эшләнмәсен тәкъдим иткән 1 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары Нәфис Сираҗетдинов һәм Азат Тимергалиев (педагоглары О.Пашкова) җиңү яуладылар.
- Сайтны тулысынча кабат эшләдек һәм яңа хостингка күчердек. Хәзер аның адресы - "1-школа.рф". Без шулай ук "School TV" яңа проектын да гамәлгә керттек, озакламый беренче телевизион тапшыру чыгачак, - дип сөйләде Азат Тимергалиев.
Укучыларга грамоталар тапшырылды. Район этабында катнашучылар төрле номинацияләрдә лауреатлар булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев