Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы чакырылыш игълан ителде

Хәрби комиссар Дамир Вәлиев рәислегендәге район чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Армия яшенә җиткәннәр медицина тикшерүе үтте. Кайбер егетләрне сәламәтлеге торышы буенча, аерым үсмерләрнең укуын дәвам итүләре сәбәпле, хәрби хезмәткә алу кичектерелде. - Күп егетләргә аерым чикләү куелды. Яшь менделеевлыларны Хәрби диңгез флоты һәм Һава десанты гаскәрләрендә дә күрәсе килә. Әмма...

Хәрби комиссар Дамир Вәлиев рәислегендәге район чакырылыш комиссиясе утырышы булды.
Армия яшенә җиткәннәр медицина тикшерүе үтте. Кайбер егетләрне сәламәтлеге торышы буенча, аерым үсмерләрнең укуын дәвам итүләре сәбәпле, хәрби хезмәткә алу кичектерелде.
- Күп егетләргә аерым чикләү куелды. Яшь менделеевлыларны Хәрби диңгез флоты һәм Һава десанты гаскәрләрендә дә күрәсе килә. Әмма моның өчен бик яхшы сәламәтлек кирәк. Президент полкына эләгү өчен буй 175 сантиметрдан ким булмаска тиеш, татуировка булмау, сөйләм осталыгы да моңа мөмкинлек бирә, - дип сөйли чакырылыш начальнигы Сергей Вележев.
- Армия хезмәтенә барудан качып йөрүчеләр дә бар. Аларның күбесе сәламәтлеге буенча яраксыз, ләкин комиссия үтмиләр, шуның өчен автомат рәвештә качып йөрүчеләр исемлегенә теркәләләр, - диләр хәрби комиссариатта.
Бертуганнар А. беркайда да эшләмиләр, берсенең озакламый баласы туачак. Гаиләнең бердәнбер керем чыганагы - әниләренең пенсиясе. Хәрби комиссар Дамир Вәлиев билгеләп үткәнчә, икесенә дә армиягә бару кичектерелмәячәк, шуның өчен аларның берсенә никахларын рәсмиләштерүне тәкъдим иткәннәр. Бу очракта хәрби хезмәттәге егетнең никахлы хатынына ай саен билгеле күләмдә пособие түләнәчәк.
Булачак солдат Влад Сальниковка 18 яшь. Мәктәпне тәмамлаганнан соң өч ел Чаллыда эшли.
- Мине армиядә нәрсә көтәдер, белмим, ләкин хезмәткә барам. Өйдәгеләр борчыла, әмма мин кыенлыкларны җиңәрмен дип уйлыйм. Махсус билгеләнештәге частька эләгергә телим, - диде Влад.
Бу язда 50 егет армиягә алыначак. Алар үзәк округлардагы хәрби частьларга эләгер дип көтелә.
- Без солдатларның әниләре белән даими элемтәдә торабыз, хәрби частьлардагы хәлләр белән дә танышабыз. Хезмәт итеп кайткан һәм әле армиядә булган егетләребезне мактап телгә алалар, без алар белән горурланабыз, - диде Дамир Шамилевич.
ТР Президенты Р.Миңнеханов булачак солдатларга мондый юллар багышлады:
"Соңгы елларда хөкүмәтебез Кораллы көчләрне ныгытуга зур игътибар бирә, хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә, хәрби хезмәттәгеләргә лаеклы шартлар булдыруга урын бирелә. Армиянең никадәр көчле һәм дошманга каршы торырга сәләтле булуы безгә бәйле. Мин ышанам, Татарстан Республикасы сезнең белән горурланачак. Сезгә хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары социаль ракурс