Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Йөзүчеләр сафына кушылыгыз

"Нептун" бассейнында яңа йөзү сезоны ачылды Ярышларны спорт объектының сәламәтләндерү төркемнәренә йөрүче балалар арасында эстафета йөзүләре ачты. Ул дүрт этаптан торды. Стартка һәрберсендә бишәр кеше булган яшь йөзүчеләрнең өч командасы чыкты. Йөзүчеләр эстафета программасына кергән дистанцияләрне үтеп максатларына таба тырышып йөзделәр. Иң яхшы нәтиҗәне Рөстәм Рамазанов, Камилә Абзалова, Самат Ибатуллин,...

"Нептун" бассейнында яңа йөзү сезоны ачылды

Ярышларны спорт объектының сәламәтләндерү төркемнәренә йөрүче балалар арасында эстафета йөзүләре ачты. Ул дүрт этаптан торды. Стартка һәрберсендә бишәр кеше булган яшь йөзүчеләрнең өч командасы чыкты.

Йөзүчеләр эстафета программасына кергән дистанцияләрне үтеп максатларына таба тырышып йөзделәр.

Иң яхшы нәтиҗәне Рөстәм Рамазанов, Камилә Абзалова, Самат Ибатуллин, Эмиль Джанджигитов һәм Тимур Кәлимуллин составындагы "Җилкән" командасы яулады. Җиңүчеләр дүрт этапны җиде минут 20 секундта уздылар.

Моннан тыш өченче яшь хатын-кызлары арасында йөзүләр оештырылды. Катнашучылар ирекле стильдә 50 метр араны йөзәргә тиеш булдылар. Ярышларның бу өлешендә иң яхшы вакытны Тәнзилә Шәйхулова күрсәтте.

Ел саен комплекста йөзәргә теләк белдерүче балалардан сәламәтләндерү төркемнәре җыела. Быелгысы да искәрмә түгел. Яшь спортчылар арасына тагын өчесе кабул ителгән. Ярышлардан соң аларны кабул итү тантанасы булды.

Җиңүчеләрне, катнашучыларны һәм тамашачыны "Нептун" сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Егор Демидов сәламләде, бассейнның яңа сезоны ачылуын һәм су юлында менделеевлыларны көтеп калуларын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделеев Менделеевск яңалыклары Бассейн