ЗАГС каршында “Ныклы гаилә”
Гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә-никах проблемаларын чишү һәм гаилә хәлен яхшырту максатыннан ЗАГС каршында “Ныклы гаилә” гаилә-консультатив үзәге оештырылды.
Эшче төркемнең беренче очрашуы булды, анда төрле профильдәге белгечләр – психолог, социаль яклау, мәшгульлек үзәге, мәгариф, сәламәтлек саклау белгечләре – консультацияләр үткәрделәр. Моннан тыш бу көнне кече оча органнарын һәм хатын-кызларның күкрәк бизләрен тикшерүгә күчмә түләүсез УЗИ чакыру белән акция оештырылды. Дигностикадан соң тикшерү нәтиҗәләрен уку һәм тиешле дәвалар билгеләү өчен югары категорияле врач акушер-гинеколог Елена Ахмедова хатын-кызларга консультация бирде. Теләгәннәрнең барысы да ВИЧ инфекциягә түләүсез экспресс-тестлаштыру узды. Мондый очрашуларны авыллар җирлекләрендә дә гамәлгә кертәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев