Вильдан Мөхәмәтгалиев: “Һәр фото хуҗасын әйтә”
8 Март бәйрәме уңаеннан “МН” редакциясендә игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды.
Шартлар буенча, газета битләрендә урнаштырылган фотосурәтләрдә, районда билгеле булган менделеевлыларны танырга кирәк иде. Безнең укучылар һәрвакыттагыча активлык күрсәттеләр.
Беренчеләрдән булып конкурсантларның исем һәм фамилиясен атаучы Песәй җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәмәтгалиев булды. Аңа приз тапшырылды – “Calibri”дан полиграфик хезмәтләргә сертификат (Фомин,20 урамы, тел.:8-960-080-14-65).
– Яхшы бәйге, – дип фикерләре белән уртаклашты җиңүче. – Көн саен очрашкан кешеләрнең фотоларын карау, еллар узгач аларның үзгәрүләрен күрү кызыклы. Кайбер сурәтләргә карап озак уйландым, авыл халкы да ярдәм итте хәтта. Дөресен генә әйткәндә, һәр сурәт үз хуҗасын әйтә.
Фотода түбәндәге кешеләр иде:
1 – Любовь Сорокина, ветераннар Советы рәисе
2 – Лилия Галиева, “Юность” РМЙ директоры
3 – Гөлсинә Заһретдинова, “Карповчы” ТИС рәисе
4 – Ләйсән Галеева, район башлыгы урынбасары
5 – Рәсимә Әхмәтшина, контроль-исәп палатасы рәисе
6 – Екатерина Кузнецова, “Посёлок” ТИС рәисе
7 – Рәмзия Әхмәдиева, “Бондюг” ТИС рәисе
8 – Розия Бикметова, Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлеге рәисе
9 – Гөлнара Гудовская, 8 нче балалар бакчасы мөдире
10 – Людмила Краснопёрова, Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры
11 – Валентина Мамакова, Иске Гришкин җирлеге башлыгы
12 – Татьяна Кузнецова, Тат.Чаллы җирлеге башлыгы
13 – Лилия Рәхимҗанова, ТР финанс министрлыгы казначылык Департаментының территориаль бүлекчәсе җитәкчесе
14 – Клавдия Смирнова, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең башкарма комитет җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев