Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Э.Никишина: “Күңелем белән мин крестьян кызы”

Өлкәннәр айлыгы уңаеннан менделеевск депутатлары һәм эшмәкәрләренең күбесе өлкән буын турында кайгырталар, аларга игътибар һәм хөрмәт күрсәтәләр, изгелек эшлиләр.

Алар арасында бизнесвумен Эльвира Никишина да бар. Ул үзенең сәүдә ноктасы урнашкан йортта яшәүче ун кешегә район басмасына язылырга акча бирде. Бу изге һәм игелекле эшләрне башкаручылар турында газетага язарга менә дигән мөмкинлек.


Көчле шәхес
Әгәр дә фермер Эльвира Никишина Татарстан дәүләт советы депутаты булса, без отышта булыр идек. Аның чәнечкеле тормышы һәм фермер хуҗалыгы, игелекле булуы һәм һәр кешегә ихлас ярдәме, тирә-якта булган нәрсәләргә битараф булмавын ишетеп белгәнгә шулай дип раслыйм. Эльвира Рафаисовна ачык күңелле, шуның өчен барысын да йөрәгенә якын ала, шул ук вакытта ирекле һәм баш имәүчән кеше. Андыйлар турында: “көчле шәхес” дип әйтәләр.


Кешелеклелек үлчәве
Эльвира ханымның бердәнбер кибете “Карповчы” ТИС территориясендә урнашкан, моңа аның рәисе Гөлсинә Заһретдинова чиксез шат.


– Эльвира Рафаисовна һәрвакыт авыруларга, спортчыларга, инвалидларга, өлкәннәргә ярдәм итә. Корбан бәйрәмендә хәлсез һәм ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә, ит, сөт тарата. Нинди генә вакытлары булмасын – “тукталыш”, “үзгәртеп кору” әхлакый һәм цивилизациялелек үлчәме булып балаларга һәм өлкән кешеләргә изге күңелле булып калуы тора.


Бәхетле балачак
Узган елда яраткан шәһәребез белән бергә Эльвира “алтын” юбилеен билгеләде. Сигез яшьлек кызның әтисе бакыйлыкка күчкәч, балачагы күңелсез булмасын өчен әнисе Фәния Бәйрәмовна – гаиләне саклаучы фәрештә, өч баласы мохтаҗлык һәм кайгы күрмәсен өчен барысын да эшли. Эльвира балачактан ук балалар һәм сыерлар турында хыяллана, йорт хайваннарын ярата.


Дүртенче мәктәпне тәмамлагач автошәһәрнең сәүдә училищесына укырга керә. Заводның транспорт электр җиһазларында кадрлар бүлегендә бераз эшләп Менделеевскига кайта.


“Сәүдәгәрдән” фермерга
Эльвираны зур шәһәрләр җәлеп итми, шуның өчен туган ягына кайтачагы алдан билгеле була. Башта ул химторгта сатучы булып урнаша, соңрак яңа заправкада эшли. Анда озакка тукталмыйча, шәхси милек, ирекле хезмәтен башларга тели. Кече яшьтән әнисе янында эшләп үскән Эльвира шәхси эшмәкәр булып китә, үзе товар ташый һәм базарда сата. Тырыш хезмәт куйган бизнес йортны җитешле итә, ә әхлакый канәгатьләнү хисе хыялда гына кала.


КФХ нигезендә – хезмәт сөючәнлек


– Күңелем белән мин крестьян кызы булып калдым. Буласы булмый калса кызык булыр иде, – дип дәвам итте Эльвира Никишина. – Без тормыш иптәшем Андрей белән алда нәрсә буласын белмичә сыер сатып алдык, ул ике бозау китерде. Шуннан соң ялсыз һәм бәйрәмнәрсез фермерлык эш көннәре башланды.


Бизнеста уңышка ирешү өчен хезмәт сөючәнлек, үзсүзлелек, булдыклылык, сәләт, җиргә, хайваннарга мәхәббәт һәм башка сыйфатлар булуы мөһим.


Никишиннар киеренке тормышка өйрәнгәннәр, кулларында эш кайный, алар башкача яшәүне күз алдына да китермиләр.


– Мин сыер саварга яратам, бозау туу вакытларын, – ди Эльвира. – Мине беркем дә мәҗбүриләми, боларның барысын да үзем эшлим. Күңелем шулай куша.
Хәзер Никишиннар КФХсында 18 савым сыеры, дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр, барысы 30дан артык мөгезле эре терлек, кош-кортлар күп. Мондый хуҗалыкта эшнең һәр минуты язылган.


Бәхет кабат килде...
2012 ел гаилә өчен сынау елы булды. Эльвира каты авырды. Бу диагнозны ишеткәч ир-атлар да сыгылып төшәрләр иде. Табиблар яшь хатын-кызның гомере өметсез дип санадылар. Эльвираның тормышны яратуы һәм оптимистлыгы, яраткан иренең һәм якыннарының ярдәме, БСМПның врач-хирургы Николай Макаровның могҗизалы кулларының авыру хатын тормышы өчен сигез сәгать дәвамында операция өстәлендә көрәшүе нәтиҗәсендә, шулай ук озакка сузылган дәваланулар аны аякка бастырды.


– Авыру безне тагын да ныграк берләштерде, Андрейның кайгырудан чәче агарды, мәхәббәте белән мине дәвалады. Ул вакытта минем белән янәшәдә булганнарның барысына да рәхмәтлемен, – дип йомгаклады сүзен Эльвира ханым.


Никишиннарның көмеш еллары
Эльвира һәм Андрей кулга кул тотынышып 25 ел бергә атлыйлар. Безнең язманың герое сүзләренчә, чирек гасыр, бер көн кебек кенә узган, ул беренче мәртәбә уңышсыз кияүгә чыгудан соң хатын-кыз бәхетенә иреште. Аларның тормышында бар да булды: шатлык-борчулар да, авыр көннәр дә, бәхетле мизгелләр дә. Аларның менә дигән уллары: 33 яшьлек Герман, 29 яшьлек Альберт, кызлары: Самара университеты студенты 20 яшьлек Карина, 14 яшьлек Ева, өч онык. Хуҗалык күп көч һәм һәрвакыт анда булуны таләп итсә дә Эльвира мавыгулар һәм сәяхәтләр өчен вакыт таба. Укырга ярата, китапханә әгъзасы билеты бар, теләсә-нинди шәһәрдә анда була ала.


– 48 яшьтә Андрей белән беренче мәртәбә Таиландта булдык. Соңрак ике мәртәбә Һиндстанда, аңа гашыйк булдым, Төркиядә, – дип сөйли Эльвира Рафаисовна. – Анда барлык проблемалар да онытыла, бер нәрсә турында да уйламыйсың – бу кабатланмаслык тойгылар.


Ышаныч белән яшәргә
Очрашуны төгәлләп әңгәмәдәшем, минем карашка, иң мөһим хакыйкатьне билгеләде.


– Юлымда яхшы һәм игелекле кешеләр генә очраганга барлык хыялларым да тормышка ашты. Алар арасынннан район башлыгы Валерий Чершинцевка тукталасым килә, ул безнең проблемаларны яхшы белә, ярдәм итә, агросәнәгатьтә шөгыльләнгән хезмәт кешеләренә хөрмәт белән карый.


Иң мөһиме, тормышны яратырга кирәк, үз принципларыңнан тайпылмаска, Аллаһка, кешеләргә ышанырга, алар бервакытта да ярдәмсез калдырмаячаклар.
Нәкъ менә шул ышаныч мине саклап калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев