Инвалидлар һәм сугыш ветераннары социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата яки натураль формада алуны 1 октябрьгә кадәр сайлый ала.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль формада алу ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Җыелмага бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре, дәвалау туклануы, шифаханәдә дәвалану, дәвалану урынына бару һәм кайту чыгымнары керә.
Бу хокукка инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары ия.
Гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләгәндә, социаль хезмәтләр җыелмасы автомат рәвештә натураль формада бирелә. Ләкин аны акчалата формага алыштырырга мөмкин. 2026 елның 1 февраленнән җыелманың бәясе — 1 825,25 сум. Әмма бу сумма натураль хезмәт күләменә тәңгәл түгел: дарулар, юлламалар, юл йөрү ташламадан файдаланучыга тулы күләмдә түләүсез бирелә. Акчалата эквивалентта исә суммалар бүленеп: даруларга — 1 405,85 сум, шифаханә юлламасына — 217,48 сум, транспортка — 201,92 сум.
Эдуард Вафин:
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстанда иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм чарасы булып кала. Вакыт белән сыналган система гражданнарның әлеге категориясен дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген гарантияли».
2026 елның 7 аенда Татарстанда 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә өлгерергә кирәк.
Нет комментариев