Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

«Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бүгенге көндә мәгълүмат кырының чиге юк. Журнал-газета сәхифәләрендә яңалыкларны «коры» яктыртуга алмашка җанлы, хисле, кайчакта кискен дә, аралашу килде, анда профессиональ журналистлар гына түгел, ә «яңа медиа» вәкилләре – блогерлар, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар да бик теләп катнаша.

Чынлыкта, һәркем Интернет киңлекләрендә үз фикерен әйтә, нинди дә булса проблема хакында фикер алышуга кешеләрне җәлеп итә, фикердәшләрен туплый ала. Шушы шартларда без масс-медиа вәкилләреннән бастырыла торган мәгълүматның дөрес һәм һәрьяклап үлчәнгән булуын, язмаларның җаваплы һәм җитди язылуын, журналист этикасы принципларының тайпылышсыз үтәлүен көтәбез.

Бүген Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары гомумроссия мәгълүмат кырында лаеклы урын алып тора. Күп очракта нәкъ менә сез җәмгыятьтәге кәефне билгелисез, республика халкының тормыш кыйммәтләрен һәм яшәү юнәлешләрен булдыруга йогынты ясыйсыз. Дәүләт хакимияте органнарының журналистлар бергәлеге белән ачыклык, килешеп һәм аңлашып эшләү мохитендәге хезмәттәшлеге куандыра.


Кадерле дуслар! Республика алдында олы бурычлар тора. Татарстанга берничә халыкара иҗтимагый-сәяси, мәдәни чараны һәм спорт чарасын үткәрү ышанып тапшырылды, аларны яктыртуда массакүләм мәгълүмат чаралары турыдан-туры катнашырга тиеш.

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, җәмгыятькә кирәкле хезмәтегез, укучыларыгызга карата гадел һәм ихтирамлы булуыгыз, кешеләргә хакыйкатьне җиткерүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да күтәренке рух һәм илһам чишмәгезнең саекмавын, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!» диелә котлауда.

Фото ИА «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев