Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Актуаль

Капиталь ремонт турында – җентекле

Шәһәр һәм районның күпфатирлы йортларында 2018 елга региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планына кертелгән капиталь ремонт ахырына якынлаша.

 

“МН” корреспонденты Евгения Кожеева башкарылган эшләрнең сыйфаты турында сорашты.

Эш башлану Башкарма комитет вәкилләре сүзләренчә, агымдагы елда ул соңарып башланды, бу закончалык базасында үзгәрешләр булуга бәйле. Капиталь ремонт үткәрүгә подрядчик сайлау июльдә узды, ул үзәкләштерүче региональ оператор – ТКХ фонды белән үткәрелде.

 “Төзүче” ҖЧҖ белән субподряд килешүе төзелгән.

Аерымлык

 – Агымдагы елда капиталь ремонт шәһәрдә 21 күпфатирлы торак йортта, Татар Чаллысында ике йортта үткәрелә. Бу максатларга 43 миллион сум акча бирелгән. Төрле йортлар, нигездә, ике катлылар, зурлары да бар, мәсәлән, Фомина,8, Бурмистрова, 7 , катлаулы түбәләр – Юбилейная, 1,7, – дип билгели “Төзүче” ҖЧҖ директоры Юнэс Готин. – Бу елда йортлар күп, узган елда сигез иде. Хәзер ремлнт эшләре ахырына якынлаша. Нигездә, подъездларны ремонтлау һәм электр үткәрүне тиешле тәртипкә китерү калды.

Тат.Чаллысында Җиңү,1, 2

Подрядчылар Татар Чаллысында эшләрнең ничек яхшы башкарылуын күрсәттеләр. Победа, 1,2 урамнарындагы йортлар төзелүгә 50 ел.

Биредә салкын су белән тәэмин итү, канализация, электр үткәргечләр һәм подъездлар ремонтланган. Шул исәптә фасад җылытыла, ул металлосайдинг белән тышланачак. Газетаны калыпка салганда эшләр 95 %ка башкарылды.

 Капиталь ремонт “Аскальт төркем” алабуга компаниясе белән үткәрелә.

Эшнең сыйфаты күз алдында. Бу турыда анда яшәүче Елена Шишкина болай ди:

– Йорт торышы начар иде, подъездда янгын булды, программа һәм төзүчеләрнең тырыш хезмәте ярдәмендә генә яхшы якка үзгәрешләр булды. Ремонт яхшы. Матур. Заманча стандартлар буенча. Уңайлы шартлар булдыруда тырышлык куйганнарга йортта яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

 – Авырлыклар булмады. Барлык эшләр дә безгә таныш. Биредә яшәүчеләрнең үтенечләрен игътибарга алдык, – дип өстәде подряд оешмасы җитәкчесе Руслан Минибаев.

Фомин,8

– Без әлеге йорт буенча эшнең сыйфатын бәяли алдык. Яңгырдан соң түбәдән су үтмәде, фатирда яшәүчеләрнең шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре юк, бу ремонт эшләренең яхшы булу күрсәткече, ул әлегә төгәлләнмәде, ләкин, бу шартларга түзәргә туры килә, чөнки барысы да безнең өчен эшләнә, – дип аңлата Рәмзия Әхмәдиева.

Йортта салкын һәм кайнар су, җылылык системаларын, канализацияне алыштырдылар, электр белән тәэмин итүне яңарттылар, фасад эшләрен (йорт нигезен ныгыту һәм цоколь) башкардылар. Капиталь ремонт эшләре тугыз миллион сумнан артык булды.

– “Төзүче” ҖЧҖ төзүчеләренә һәм җитәкчелегенә һөнәрилекләре һәм вазифаи бурычларына һәм йортта яшәүчеләргә карата мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт. Безнең үтенеч буенча алар подъездларга һәм болдырларга өстәмә тоткалар куйдылар, – ди йортта яшәүче Кәшифә Һадиева.

Сыйфатлы һәм җаваплы

“Төзүче” ҖЧҖ хезмәткәрләре Советская урамындагы 24 нче йортта ремонт эшләре үткәрделәр. Йортка кергәндә подъездагы тигез диварлар, буяу исләре  ремонт булганын күрсәтә.

 Бу адрес буенча тагын бер эш башкарылды – электр үткәргечләр алыштырылды. Ремонт төгәлләнде.

Мөнәсәбәт

Объектларны карауны төгәлләп, Юнес Александровичтан менделеевлыларның капиталь ремонт барышы турындагы фикерләре белән кызыксынам.

– Фикерләр төрле, беренче чиратта, халыктан булганны саклауларын үтенәм. Без һәр елны ремонтламыйбыз һәм биш елга гарантия бирәбез. Республика, район һәм безнең коллектив капиталь ремонт планында күп эшләр башкара, болар барысы да халык яшәешен яхшырту өчен эшләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев