Рөстәм Миңнеханов: «Гражданнарны кабул итү гадәти режимда дәвам итәргә тиеш»
Актуаль

Рөстәм Миңнеханов: «Гражданнарны кабул итү гадәти режимда дәвам итәргә тиеш»

Татарстанда 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек вәкилләренә гражданнарны кабул итүне гадәти режимда дәвам итәргә кушты. 

«Безнең республикада яшәүче гражданинның дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмавына бәйле хәл булырга тиеш түгел», – диде ул традицион шимбә киңәшмәсендә. Махсус санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюенә юл куярга ярамый. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук урындагы җитәкчеләрнең үзләренә, кибет һәм даруханәләргә барып, тиешле продукция булу-булмавын һәм аның бәясен контрольдә тотуны да йөкләде.

 


Менделеевск Менделеевск яналыклары

Нет комментариев