Лариса Кривилёва
Егор Уткин исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе лауреаты, шагыйрь һәм язучы Дмитрий Кожановның чираттагы унынчы җыентыгы шундый исем белән нәшер ителде.
Пәнҗешәмбе көнне туган якны өйрәнү музеенда китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Чара башланганчы автор аны хөрмәт итүчеләргә ихлас күңелдән үз җыентыгын өләште.
Дмитрий Петровичны зур вакыйга белән...
Лариса Кривилёва
Егор Уткин исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе лауреаты, шагыйрь һәм язучы Дмитрий Кожановның чираттагы унынчы җыентыгы шундый исем белән нәшер ителде.
Пәнҗешәмбе көнне туган якны өйрәнү музеенда китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Чара башланганчы автор аны хөрмәт итүчеләргә ихлас күңелдән үз җыентыгын өләште.
Дмитрий Петровичны зур вакыйга белән котларга дуслары, каләмдәшләре, талантын яратучылар, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре җыелды. Чараны алып баручы музейның фәнни хезмәткәре, шагыйрьнең дусты һәм көрәштәше Виктор Соловьев үз чыгышында Дмитрий Кожанов иҗаты белән күптәннән таныш булуын билгеләп үтте.
- Аның китабы - автор өчен күңел юанычы, эчке дөньясы белән уртаклашу, Ватанга, туган ягына, гади хезмәт кешеләренә, туган йортына иксез-чиксез мәхәббәтен белдерү мөмкинлеге.
Виктор Николаевич фикеренчә, Дмитрий Петровичның әсәрләрендә мөһим тема - илебез үсеше барышына йогынты ясаган тарихи даталар.
- Автор шигырьләрен Ватан сугышында Җиңүгә багышлый, фронтта һәлак булган әтисе Петр Иванович турында күңелләргә үтеп керерлек юллар яза, әнисе, энекәшләре һәм сеңелләре белән бергә сугыш һәм аннан соңгы михнәтләрне кичерүләре турында сөйли.
Яңа җыентыкта иңгә-иң куеп 50 ел бергә гомер кичергән яраткан тормыш иптәше Светлана Михайловнага да лаеклы урын бирелгән, 6 апрельдә алар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Китапны тәкъдир итү кичәсе җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Теләгән һәр кеше җыентык турында тәэсирләрен җиткерде, авторга теләкләрен һәм хисләрен белдерде, иҗаты өчен рәхмәт әйтте.
- Миңа авторның яшәеш позициясе һәм аның тормышта кулланган принциплары якын, таныш. Гаделлек, кешелеклелек, җаваплылык, мәрхәмәтлелек, түземлек - бу сыйфатларны ул оныкларында да тәрбияләргә омтыла, - диде китапханәче Альбина Попова.
"Хлеб насущный" шигырендә ул игенченең авыр хезмәтен тасвирлый.
Сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры, меценат Илсөяр Гобәйдуллина ярымшаяртып болай диде:
- Менделеевскида Борис Пастернак рухы яши. Шунлыктан, күрәсең, бу җирдә талантлы иҗат кешеләре бихисап. Дмитрий Петрович безнең якларга Чаллыдан күчеп килгән.
Бу көнне Илсөяр Хәбибулловна каләмдәшләре хөкеменә үзенең тәүге шигырен тәкъдим итте.
БИҮ директоры Әлфия Талыйпова, дусты, язучы Нәҗип Фатыйхов, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова китап авторына котлау сүзләре җиткерделәр.
Шәһәрдә билгеле булган шагыйрә Наилә Минемуллина бу вакыйга турында тәэсирләрен шигъри юллар белән белдерде. Кичә дәвамында авторның шигырьләре яңгырады. Аларны музей хезмәткәрләре Рәйхана Гайнетдинова һәм Фирүзә Габдрахманова, иҗат үзәге шәкертләре укыды. Музей администрациясе шагыйрь һәм кунаклар өчен музыкаль сюрприз әзерләгән, Галина Богданова һәм Радик Ахунҗанов авторлык җырларын бүләк иттеләр.
Уртак фикер буенча, Дмитрий Кожанов иҗаты үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияли, үз төбәгеңне, халкыңны яратырга өнди.
Район газеталары редакциясе Дмитрий Петровичка яңа иҗади ачышлар, ныклы сәламәтлек, күңелендә гармония булуны тели.
Рәис Сәхапов фотолары.
Нет комментариев