Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Барлык эшләр дә яхшы

Коррекция мәктәбендә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Һәр кеше өчен яраткан һөнәрен сайлау мөһим, биредә укучы шәкертләр өчен бигрәк тә. Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, балаларның танып белү һәм иҗади активлыгын үстерү максатында хезмәткә өйрәтү атналыгы узды. Укучылар һөнәрләр турында фотокүргәзмә әзерләделәр. Тегү эше мөгаллиме Э.Мөхәммәдиева "Без һөнәрле уйныйбыз" чарасын үткәрде....

Коррекция мәктәбендә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә.
Һәр кеше өчен яраткан һөнәрен сайлау мөһим, биредә укучы шәкертләр өчен бигрәк тә. Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, балаларның танып белү һәм иҗади активлыгын үстерү максатында хезмәткә өйрәтү атналыгы узды. Укучылар һөнәрләр турында фотокүргәзмә әзерләделәр. Тегү эше мөгаллиме Э.Мөхәммәдиева "Без һөнәрле уйныйбыз" чарасын үткәрде. 2-9 нчы сыйныфлар шәкертләре сыйныф җитәкчеләре белән берлектә төзүче, буяучы, пешекче, сатучы, яшелләндерүче һөнәрләренә презентацияләр әзерләделәр.
"Һөнәре буенча иң яхшы" республика бәйгесенең мәктәп этабы үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучысы Алена Щекина - тегү, 8 нче сыйныфтан Илдар Сафиуллин агач эше буенча җиңүчеләр булдылар. Алар республика конкурсында мәктәп данын яклаячаклар.
8-9 нчы сыйныфлар укучылары һөнәри юнәлеш алу максатыннан икмәк заводында экскурсиядә булдылар. Биредә балаларга икмәк-булка әйберләрен әзерләүнең технологик процессын күрсәттеләр һәм тәмле печеньелар белән сыйладылар. Җиһазлар фабрикасында шәкертләрне җиһаз җитештерүдәге иң яңа компьютер технологияләре белән таныштырдылар. "ТВТ" телерадиокомпаниясендә укучыларга кабельле телевидение һәм Интернет эше турында сөйләделәр. Фән атналыклары балалар өчен дә, укытучыларга да кирәк. Алар мәктәп коллективының укыту һәм сыйныфтан тыш тормышына яңа сулыш өрә, уңай эмоцияләр бирә һәм озакка истә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары сезнећ хатлар