Казанда күңел ачулар
13 сентябрь приютлылар өчен шатлыклы көнгә әверелде. Урта һәм өлкән сыйныфтан унбиш укучы Казанда "21 гасыр циркы" тамашасын карады. Клоуннар, акробатлар чыгышы, бигрәк тә дүрт аяклы дусларыбыз - дрессировкаланган хайваннар белән күрсәткән номерлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар фотога төштеләр яңа тәэсирләргә баеп, күңелле ял иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев