Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңелле җәй

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп һәм ишегалды лагерьларында ял итүчеләр өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар уздыруын дәвам итә. Күптән түгел укучылар өчен "Крестиклар һәм нольлар" дигәне оештырылды. Балалар күңелле музыка астында учреждениедә әзерләнгән күргәзмәләр белән танышты. Бигрәк тә төрле конкурслар хуплап каршы алынды. "Фотокүз", "Кара тартмада нәрсә?", "Карачкылар мәктәбе" дигәннәрендә теләп катнаштылар....

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп һәм ишегалды лагерьларында ял итүчеләр өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар уздыруын дәвам итә.
Күптән түгел укучылар өчен "Крестиклар һәм нольлар" дигәне оештырылды. Балалар күңелле музыка астында учреждениедә әзерләнгән күргәзмәләр белән танышты. Бигрәк тә төрле конкурслар хуплап каршы алынды. "Фотокүз", "Кара тартмада нәрсә?", "Карачкылар мәктәбе" дигәннәрендә теләп катнаштылар. Шигырь сөючеләр хайваннар дөньясына багышланган әсәрләрне сәнгатьле укып һәм чын актерларча уйнап та күрсәттеләр. "Сандугач аланы"нда бәйгесе мультфильмнарга язылган җырларны башкаруда талантлар барлады. "Зыянлы киңәшләр" бирү ярышы беркемне дә битараф калдырмады, чөнки ул командалар арасында үтте. Очрашу дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Балалар