Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без булмасак, кем?

Традицион апрель аеның шимбә өмәсендә 20 ветеран катнашты. Алар ничәнче ел рәттән шәһәрнең иң истәлекле урынында - Геройлар аллеясында тәртип ясыйлар. - Бу акциядә район һәм завод ветераннары советлары активистлары катнаша, - дип сөйли Любовь Ионовна Сорокина. - Ветераннар чиләкләр, чүпрәкләр алып килделәр. Мәктәптән су алып чыгып, геройларның бюстларын, постаментларын,...

Традицион апрель аеның шимбә өмәсендә 20 ветеран катнашты.
Алар ничәнче ел рәттән шәһәрнең иң истәлекле урынында - Геройлар аллеясында тәртип ясыйлар.
- Бу акциядә район һәм завод ветераннары советлары активистлары катнаша, - дип сөйли Любовь Ионовна Сорокина. - Ветераннар чиләкләр, чүпрәкләр алып килделәр. Мәктәптән су алып чыгып, геройларның бюстларын, постаментларын, вазаларны чистартып юдылар.
Өмә иртәсе 9.00 сәгатьтә башланды. Завод ветераны, хорга йөрүче А.Гагарина иртәнге сигездә үк килеп, эшкә кереште. Аның яхшы кәеф, энтузиазм белән тырышуы башкаларга да күчте.
- Александра Леонтьевнаның кичектергесез эше бар иде, шимбә өмәсендә дә катнашмый кала алмады. Шуның өчен бар кешедән алда килде, - ди химия заводы ветераннары советы рәисе Р.Галиева.
Өлкән яшьтәге заводлылар тормышында шимбә өмәләре - шәһәр һәм предприятиеләр өчен күмәк көч, хезмәт энтузиазмы белән сугарылган чор.
- Ленин өмәләрендә катнашулар онытыламы соң? - дип искә ала Роза Миңнеәхмәтовна, - Күмәкләшеп завод территориясен җыештыра, агачлар утырта идек. Ә бер елны гипосульфит цехы янында җир бүлеп алып, кыяр да үстердек. Без ул вакытны сагынабыз һәм мондый акцияләрдә катнашырга һәрвакыт әзер.
Быелгы шимбә өмәсе дә аларга һәр кеше уртак максатка зур җаваплылык тоеп эшли торган чорны хәтерләтте. Ирләрнең кул көче дә бик урынлы булды. П.Федоров, А.Пупышев, В.Трапезников, хуҗаларча фикер йөртеп, эшкә тотындылар.
1 нче мәктәп укучылары да ветераннарга ярдәмгә кушылды. Истәлеккә төшкән фото һәм видеоязма мәгариф учреждениесе архивында сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр