Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә җылысы тапканнар

Менделеевск шәһәрендә яшәүче Никитиннар җиде ел элек хуҗабикә Лилиянең бертуган энесенең ятим калган балаларын тәрбиягә алалар. БАМ төзелешендә танышып кавышкан Лилия белән Валерий өч егет үстерәләр. - Кызларын җитәкләп йөргән ата-аналарга кызыга идек, бәлкем гаилә назыннан мәхрүм калган бала алыргадыр, дигән уйлар башка еш килде, әмма безнең язмыш башкача булган...

Менделеевск шәһәрендә яшәүче Никитиннар җиде ел элек хуҗабикә Лилиянең бертуган энесенең ятим калган балаларын тәрбиягә алалар.
БАМ төзелешендә танышып кавышкан Лилия белән Валерий өч егет үстерәләр.
- Кызларын җитәкләп йөргән ата-аналарга кызыга идек, бәлкем гаилә назыннан мәхрүм калган бала алыргадыр, дигән уйлар башка еш килде, әмма безнең язмыш башкача булган икән, - дип сөйли әңгәмәдәшем Лилия.
Тормыш иптәше Валерийның Менделеевскида яшәүче әнисе Галина Федоровна каты авырый. Гаилә киңәшендә кече уллары Артемны алып Татарстанга кайтырга карар кылалар. Мөстәкыйль тормыш көткән ике улы Тындада кала.
Әле яхшылап урнашып та өлгермәгән Никитиннарга кайгылы хәбәр килә - улларының берсе авариядә һәлак була. Лилиянең йөрәк өянәге белән интеккән энесе Павел мондый югалтуны кичерә алмый. Озакламый мәктәпне яңа тәмамлаган кызы Ангелинаны һәм 10 яшьлек улы Альбертны калдырып вафат була. Әни тиешле кеше җиңел холыклы, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнми. Никитиннар, кайгыдан арыныр-арынмас, берсе интернатка, икенчесе балалар йортына урнаштырылган туганнарын үзләренә алырга дигән фикергә киләләр.
Чит илгә әверелгән Казахстаннан балаларны алып кайту маҗараларын Лилия күз яшьсез искә төшерә алмый:
- Кирәкле документлар әзерләү, тәрбия нечкәлекләре, гомумән бар сораулар белән опека бүлеге белгече Розия Бикметовага мөрәҗәгать иттем. Авыр чакларда иң ышанычлы ярдәмчем булды, әле дә шалтыратып хәлебезне белешеп тора.
Һөнәре буенча төзүче Валерий Чаллыда монтажлаучы булып хезмәт куя. Тырыш, йомшак күңелле, кешелекле гаилә башлыгы "яңа" кызына һәм улына үрнәк була. Алар кыенлыкларны бергәләп чишәләр.
Ангелина белән Альберт турында сөйләгәндә, Лилиянең йөзе балкый:
- Ангелина өчен күңелем тыныч, ата-ана бурычын үтәдек: һөнәр үзләштерергә (кондитер), гаилә оясы корырга булыштык. Безгә ике онык бүләк иттеләр. Күптән түгел яңа төзелгән йорттан фатир бирделәр.
Альберт та әңгәмәгә кушыла:
- Әти-әнинең ышанычын аклыйсым килә. Мин техника яратам, шуңа да һөнәр училищесында автомеханик белгечлегенә өйрәнергә телим. Машина йөртү таныклыгы да кирәк булыр. Нәселебездәге бар ир-атлар армиядә хезмәт иткән, мин дә үз теләгем белән алыначакмын, - дип киләчәккә планнары белән бүлешә.
Тәрбиягә бала алу зур җаваплылык сорый. Бу гаиләнең ике ятимгә ярдәм кулы сузуы сокландыра. Алар нарасыйларны читкә җибәрмәгәннәр. Ангелина белән Альберт ана белән иркәле, ата белән аркалы булып бәхетле гаилә тормышында тәрбияләнәләр.
Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђфкатьлелек территориясе