Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе хәбәр итүенчә, балага өч яшь тулганчыга кадәр ана капиталына хокук бирүче Россия гаиләләренә апрельдән июньгә кадәр ай саен биш мең сум түләнә.
Түләү агымдагы елның 1 июленә кадәр сертификат буенча средстволар тулысынча тотылып беткән очракта ана капиталына хокуклары булган гаиләләргә каралган.
Кискен эпидемиологик хәл уңаеннан гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, башка социаль ярдәм чаралары алуга хокукны билгеләгәндә ана капиталы күләмен киметми һәм гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.
Район Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова сүзләренчә, Пенсия фонды гаризаларны 1 октябрьгә кадәр кабул итә һәм, тиешле хокуклар булганда, апрельдән июньгә кадәр барлык айлар өчен дә түләүләрне тәкъдим итә.
Средстволарны алу өчен es.pfrf.ru һәм gosuslugi.ru порталларындагы шәхси кабинетка гариза бирергә кирәк. Сертификат иясенә башка бернинди документлар да тәкъдим итәргә кирәкми – Россия Пенсия фонды, кирәк булса, барлык мәгълүматларны да мөстәкыйль рәвештә сораячак.
Белешмәләр өчен телефон 2-00-06.
Нет комментариев