Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галина Перминова суперәби булып танылды

Өлкәннәр көне алдыннан 12 нче "Крепыш" балалар бакчасында "Суперәби" бәйгесе узды. Аның максаты: гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкәннәрнең ролен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен һәм өлкән буынның тәрбияви ролен торгызу, гаилә институтын ныгыту. Конкурста барлыгы 6 дәү әни ­Галина Овечкина, Галина Гафарова, Светлана Бабушкина, Надежда Курносова, Галина Перминова һәм Әлфия Салихова...

Өлкәннәр көне алдыннан 12 нче "Крепыш" балалар бакчасында "Суперәби" бәйгесе узды.

Аның максаты: гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкәннәрнең ролен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен һәм өлкән буынның тәрбияви ролен торгызу, гаилә институтын ныгыту.

Конкурста барлыгы 6 дәү әни ­Галина Овечкина, Галина Гафарова, Светлана Бабушкина, Надежда Курносова, Галина Перминова һәм Әлфия Салихова катнашты.

Конкурсантлар "Танышуы күңелле", "Әкият юллары буйлап", "Оныгыгызны табыгыз", "Әби талантлары", "Каршылык полосасы", "Телеңне йотарлык" биремнәрендә сыналдылар. Әйтергә кирәк, конкурс программасында оныклар да актив катнашты.

Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе чарага яхшы әзерләнгән. Биремнәрне үтәгәндә алар үзләрен гаиләдә яхшы тормыш иптәше, яраткан әни, сөекле дәү әни итеп күрсәттеләр. Моннан тыш өченче яшь вәкилләренең мактаулы хезмәт юлы узганы, шулай ук аш-су әзерләргә, кул эшләренә, җыр-биюгә оста булулары ачыкланды.

Жюри нәтиҗәләре буенча "Суперәби" булып Галина Перминова танылды.

Ә. Салихова (оныкларга) бай, Н.Курносова заманча, С.Бабушкина талантлы, Г. Овечкина сөйкемле, Г.Гафарова үзенә җәлеп итүче әби номинацияләрендә җиңү яуладылар, аларга иганәчеләр - депутатлар Фирдис Абдрахманов һәм Алмаз Исхаковтан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Өлкән буын вәкилләрен һәм залдагыларны районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, 12 нче бакча мөдире Татьяна Газизова, "Химиклар" ТИҮ рәисе Лидия Маслова, йорт комитеты рәисе Лариса Аникина котладылар, тән саулыгы, имин тормыш теләделәр.

Чараны мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең музыкаль чыгышлары бизәде.

Ахырда чәй мәҗлесе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск конкурс