Җәмгыять

Хафизовлар – елның беренче пары

Узган җомгада район ЗАГС бүлегендә яңа елда беренче парны тантаналы теркәү булды. Бәхетле ир белән хатын - Илнар Хафизов һәм Алинә Нәҗмиева. Истәлекле вакыйгада күпсанлы туганнары һәм дуслары катнашты. - Балаларыбыз өчен шат, - ди кәләшнең әнисе Рәсимә Гыймазетдиновна. - Алар хисләрен өч ел сынадылар, никах йоласын үтәделәр. Алинә медицина...

Узган җомгада район ЗАГС бүлегендә яңа елда беренче парны тантаналы теркәү булды.
Бәхетле ир белән хатын - Илнар Хафизов һәм Алинә Нәҗмиева. Истәлекле вакыйгада күпсанлы туганнары һәм дуслары катнашты.
- Балаларыбыз өчен шат, - ди кәләшнең әнисе Рәсимә Гыймазетдиновна. - Алар хисләрен өч ел сынадылар, никах йоласын үтәделәр.
Алинә медицина училищесын тәмамлаган, хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Илнар - төзелеш фирмасы хезмәткәре. Димәк, яшь гаиләнең нигезе ныклы: дәвалаучы да, бәхетле тормыш төзүче дә бар. Ә ярдәмчеләре турында әйтеп тә торасы юк. Ике якның да әти-әниләре, туганнары һәм дуслары теләсә кайсы вакытта ышанычлы җилкәләрен куярга әзер.
Тантаналы теркәүне ЗАГС мөдире Фаина Козырева үткәрде. Яшьләр балдаклар алмаштылар, язылышу таныклыгы, әти-әниләренең фатихасын алдылар.

Менделеевск ЗАГС Менделеевск яналыклары

Нет комментариев