Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илгә кояш кайтаручылар

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан район җитәкчесе Игорь Привалов ветераннар белән очрашты. Очрашу "Алтын дага" ресторанында җылы, уңайлы атмосферада бәйрәм өстәлләре артында узды. - Район җитәкчелеге чакыруын шатланып каршы алдык. Бу безнең өчен бер-беребез белән күрешү, аралашу, сугышчан дусларыбызны, полкташларыбызны, якташларыбызны искә алу мөмкинлеге, - дип бүлешәләр фронтовиклар Петр...

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан район җитәкчесе Игорь Привалов ветераннар белән очрашты.
Очрашу "Алтын дага" ресторанында җылы, уңайлы атмосферада бәйрәм өстәлләре артында узды.
- Район җитәкчелеге чакыруын шатланып каршы алдык. Бу безнең өчен бер-беребез белән күрешү, аралашу, сугышчан дусларыбызны, полкташларыбызны, якташларыбызны искә алу мөмкинлеге, - дип бүлешәләр фронтовиклар Петр Кнутов һәм Леонид Сорвин.
- Олы абыйларым сугыштан кайтмады. Алар турында хатирәләр һаман да күңелемдә саклана. Минем өчен 9 Май - күз яшьле бәйрәм, - ди Бәзәкәдән Әхмәт Шәрипов.
Тантана хуҗаларын сәламләп, Игорь Привалов болай дип ассызыклады:
- Ватанны яклап, сез мөмкин булмаганны да эшләдегез. Тормышларыгыз бәрабәренә безгә тыныч күк йөзе бүләк иттегез. Сугыш һәр гаиләгә кагылды. Минем бабам фронттан кайтмады. Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иям. Шунысы куанычлы, бүген дәүләт сәясәте ветераннарның социаль проблемаларын чишүгә, уңайлы торак һәм лаеклы пенсия белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Районда "Кайгырту" программасы уңышлы хәл ителә.
Игорь Привалов көн геройларына Татарстан Президентының һәм район җитәкчелегенең котлау открыткаларын, акчалата бүләкләр һәм ал канәферләр тапшырды.
Ул юбиляр Зәйнак Әһлиевич Әһлиевка аерым котлау сүзләре адреслады. Район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина җылы сүзләр яңгыратты.
- Бондюгтан фронтка 8278 кеше китте, 5037е сугыш кырларында ятып калды. Якташларыбызның тормышы - яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү өчен бәһасез үрнәк, - диде ул.
Бәйрәмнең почетлы кунакларына ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татгазинвест" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров мөрәҗәгать итте.
- Уникаль Бондюг җире хезмәт сөючән героик халкы белән данлы. 1 нче мәктәп кенә дә илгә алты Советлар Союзы Герое биргән. Якташларыбыз тылда да сынатмаган. Заводлылар кыска срокларда оборона билгеләнешендәге 22 төрле продукция чыгаруны үзләштергәннәр. Ветераннар район икътисадына нигез салдылар. Безнең социаль-икътисадый системаны яхшыртудагы бурыч - "Аммоний" заводын төзү.
Ветераннарны "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев тәбрикләделәр.
Җирле эстраданың популяр артистлары Виктор Никифоров, Елена Дунаева, Инна Килеева, Алия Абрамова, сәхнә ветераннары Ясәви Садыйков һәм Анна Фәрхетдинова башкаруында яңгыраган сугыш еллары җырлары фронтовикларга бүләк булды.
Фронтовик, педагогик хезмәт ветераны Хәсән Сәйфуллин тормышының сугыш чоры хатирәләре белән бүлеште.
Сугышта катнашучылар хөрмәтенә оештырылган чара өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзе белән барлык ветераннар исеменнән Харис Гарипов мөрәҗәгать итте.
Бәйрәм ветераннар күңелендә истәлек булып калсын өчен Социаль яклау идарәсе, Пенсия фонды, мәдәният идарәсе чараны оештыруга өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Бљек ќићњнећ 67 еллыгына

2
X