Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ҺИНДЫБА (Цикорий) НӘРСӘДӘН ШИФАЛЫ?

Һиндыба кофены алыштыра.

Аны әзерләү өчен кисәкләргә туралган тамырларны кыздыралар да порошок итеп төяләр.

һиндыба препаратларын аппетитны ачу һәм ашказаны, эчәклек эшчәнлеген яхшырту өчен, бигрәк тә гастрит, энтерит, колит вакытында, аеруча еш кулланалар.

Тамырлары яки яфракларының каты кайнатмасы йөрәк авыруы белән бәйле шешенүләр вакытында, сидекне яхшы кудыргыч буларак файдаланыла. Халыкта һиндыбаның тынычландыру үзлеге күптән билгеле, һәм шуңа күрә дә аны нервлар артык ярсыганда эчәргә тәкъдим итәләр.

һиндыбаны әле тагын кан чистарткыч һәм матдәләр алмашын яхшыртучы чарасы буларак та файдаланалар. Тире авырулары, аерым алганда, тире тимгелләре, бетчә һәм чуан басканда төнәтмәләрен эчертәләр. Катырак кайнатма һәм төнәтмәләрен, озак төзәлми торган яраларны, җәрәхәт һәм тимрәүләрне дәвалау өчен, примочка кую һәм юу өчен кулланалар.

Дару үләнен куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.

Фото превью:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев