Республикада 700 меңнән артык кешене үткәрү постларында тикшергәннәр, 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылган.
Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
Үзизоляция режимы кертелгәннән соң республика шәһәрләре һәм районнарына керү урыннарында постларда 743305 кеше тикшерелгән. Аларның 3 меңгә якыны төрле административ хокук бозулар өчен штраф алган. Шулай ук 685 336 автомобиль тикшерелгән, шуларның 24 628е постлардан кире борылган.
Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган. «Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча алты җинаять эше кузгатылган. Шулай ук ялган документлар, мөһер яки бланклар ясау, җитештерү яки әйләнеше өчен биш эш кузгатылган.
Нет комментариев