Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кобудо хәрәкәте традициягә әверелде

Узган шимбәдә кобудо көнчыгыш бермә-бер сугышы буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар булды. Аларда Татарстанның һәм Удмуртиянең 12 шәһәреннән 400гә якын спортчы катнашты. ТР Кобудо федерациясе һәм аның президенты Сергей Лисютин оештыручылар булды. Ярышларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко ачты. Ул чемпионатның Рөстәм Гафаров инициативасы белән 12 ел үткәрелүен...

Узган шимбәдә кобудо көнчыгыш бермә-бер сугышы буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар булды.
Аларда Татарстанның һәм Удмуртиянең 12 шәһәреннән 400гә якын спортчы катнашты. ТР Кобудо федерациясе һәм аның президенты Сергей Лисютин оештыручылар булды. Ярышларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко ачты. Ул чемпионатның Рөстәм Гафаров инициативасы белән 12 ел үткәрелүен билгеләде.
- 2000 елда, чараны беренче тапкыр оештырганда, алты командада 80 спортчы катнашты. Бу хәрәкәт традициягә керде, - диде Рөстәм Исмәгыйлович һәм Ижевскидан иң яшь спортчы Степан Хачтрянга махсус приз тапшырды.
Спортны үстерү - урамның зарарлы тәэсиреннән азат көчле яшьләр тәрбияләү мөмкинлеге. Мондый ярышлар күрсәткәнчә, үсмерләрдә көч, җаваплылык арта, алар үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җавап бирә алалар.
- Быел безнең шәкертләр яңа дәрәҗәгә чыктылар. Роман Филатов ярышларда ян-як судья һәм рефери булды, - дип сөйли "Сатори" клубы директоры Лилия Богатова. - Ул ярышлардан соң гадел һәм объектив хөкем итәргә тырышуы турында сөйләде.
Спортчылар нунчак, төрле борынгы корал белән бәрелешләрдә, команда һәм шәхси комплексларда осталыкларын күрсәттеләр.
Хәрби кылыч - иайдо белән бәрелеш үткәрү ярышның үзенчәлеге булды. Борынгы Япониядә бу сәнгать аннан соңгы бәрү белән коралны мизгел эчендә ялангачландыра белүне аңлаткан. Хәзерге вакытта - үз-үзеңне камилләштерү юлы. Екатеринбург һәм Яр Чаллы спортчылары әлеге төр бермә-бер сугыш серләрен белүләрен күрсәттеләр. Сугышның үзенчәлеге - кылыч - катана белән дөрес хәрәкәтләр ярдәмендә дошманны җиңү.
Менделеевск командасы, Ижевск үсмерләреннән калышып, гомуми зачетта икенче урын алды. Тренерлар Сергей Лисютин, Лилия Богатова, Владимир Олейник, Олег Немтырев шәкертләре Максим Кузнецов, Дмитрий Шаларь, Булат Хәсәнов, Эльмира Сундукова, Роман Филатов, Лариса Павлова, Гөлназ һәм Гөлшат Минаҗетдиновалар, Елена Багнюк, Игорь Павлов, Вячеслав Егоров һәм башкалар призерлар булдылар. Безнең җыелма команда барлыгы тугыз алтын, ун көмеш һәм алты бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Менделеевск яћалыклары