Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матурлыкны – үз куллары белән

Ушковлар урамының 8 нче йортында яшәүчеләр йорт яны территориясен гөлбакча иткәннәр. Бу эштә хезмәт ветераннары Л.Трошина, Р.Гәрәева һәм В.Филиппова аеруча тырышлык күрсәтә. Лидия Даниловна һәм Рәйсә Мөхәммәтовна үзәк участокны тәртиптә тоталар. Бирегә алар гладиолуслар, пионнар, сентябриналар, тырнак һәм яран гөл утыртканнар, бордюрны бәрхет чәчәкләре белән бизәгәннәр. - Менә бу сары...

Ушковлар урамының 8 нче йортында яшәүчеләр йорт яны территориясен гөлбакча иткәннәр.
Бу эштә хезмәт ветераннары Л.Трошина, Р.Гәрәева һәм В.Филиппова аеруча тырышлык күрсәтә. Лидия Даниловна һәм Рәйсә Мөхәммәтовна үзәк участокны тәртиптә тоталар. Бирегә алар гладиолуслар, пионнар, сентябриналар, тырнак һәм яран гөл утыртканнар, бордюрны бәрхет чәчәкләре белән бизәгәннәр.
- Менә бу сары чәчәкләрнең исемен белмибез, алар иртән ачылу һәм кич белән ябылу үзенчәлегенә ия, - дип мавыгып сөйлиләр йортта яшәүчеләр. - Үсемлекләрне тәрбияләү безгә канәгатьлек китерә, ишегалдын төзекләндерүгә үз өлешебезне кертүебезгә шатбыз. Дөрес, инициативаны шәһәр җитәкчелегенең хуплавын теләр идек. Юбилейная урамындагы кебек, уңдырышлы җир, киртәлекләр китерсеннәр. Югыйсә, койманы кул астындагы материаллардан тоттык.
- Җир алып килсәләр, үзебез яши торган беренче подъезд янында да чәчәк түтәле ясар идек, - дип сүзгә кушыла медицина хезмәте ветераны Э.Әхмәтова.
- Нигә хәзер шәһәрне яшелләндермиләр? Элек моның белән шөгыльләнгән службалар кайда? - дип яшәүчеләр урынлы сорау бирәләр. - Элек "Калинка" кибете янында матур чәчәк түтәлләре иде, хәзер чүп үсә. Кешеләрне шатландырыр өчен, чәчәкләр белән үзебез шөгыльләнергә булдык.
Әйтергә кирәк, башлангыч уңышлы килеп чыккан, тәҗрибәле ландшафтчылардан калышырлык түгел. Менделеевлылар арасында Ушковлар урамының 8 нче йорты ветераннары белән чәчәкләр ярышына керергә теләүчеләр бармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Матурлыкны – њз куллары белђн