Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рационализаторлык – коллектив һәм иҗади процесс

Химиклар көне алдыннан "ТР рационализаторлык һәм уйлап табучылык отличнигы" билгесе белән бүләкләнгән Карпов ис. химзаводның барий окисе гидраты һәм катализатор җитештерү цехы начальнигы Елена Лесничук шулай исәпли. Химиклар көне алдыннан "ТР рационализаторлык һәм уйлап табучылык отличнигы" билгесе белән бүләкләнгән Карпов ис. химзаводның барий окисе гидраты һәм катализатор җитештерү цехы начальнигы...

Химиклар көне алдыннан "ТР рационализаторлык һәм уйлап табучылык отличнигы" билгесе белән бүләкләнгән Карпов ис. химзаводның барий окисе гидраты һәм катализатор җитештерү цехы начальнигы Елена Лесничук шулай исәпли.

о.смолькова
Елена Рәшитовна - бабасы Гаврил Архипович һәм әбисе Александра Михайловна, әнисе Людмила Гавриловна башлангыч биргән заводлылар династиясе вәкиле. Еленаның завод биографиясе 1990 елда башлана: 18 яшьлек кыз гипосульфит тозлары цехында төрүче булып эшли башлый.
- Җитештерү процессын ишектән танып белә башладым, - дип елмая Е.Лесничук. - Һәм бу процесс мине үзенә бөтерде. Производстводан өзлексез башта автомеханика техникумын тәмамладым, аннан соң - Мәскәү университетын, инженер дипломы алдым.
2003 елда Еленаны смена начальнигы итеп билгелиләр. Әңгәмәдәшем сүзләренчә, Я.Кәримов, Л.Маркова, А.Кривилёва җитәкчелегендә техбүлектә эшләү зур һөнәр мәктәбе була.
- Алардан башка биографиям нинди юнәлеш алыр иде, белмим, - ди Е.Лесничук. - Аларның ярдәме белән производство процессына якын килергә мөмкинлек бирүче тиешле белемнәр һәм тәҗрибә тупладым.
Аның эше белән кызыксынуын, оештыру сәләтен завод җитәкчелеге тиешенчә бәяли, 2007 елда - технолог, аннан соң барий окисе гидраты җитештерү цехы начальнигы вазифасын тәкъдим итә.
- Хатын-кызга катлаулы производство участогын җитәкләү ничегрәк? - дип сорадык без Елена Рәшитовнадан.
- Мин коллективтан уңдым. Аның нигезен ышанычлы, яхшы белгечләр тәшкил итә. Болар - абыйлы-энеле Рамил һәм Радик Шиһабетдиновлар, цех технологы Артем Соловьев, мастерлар Раиса Манина, Фәния Кираметдинова, Сәрия Глебова, слесарьлар бригадасы алтын куллы, шулар исәбендә - Сарым Мингалиев. Аппаратчылар Людмила Гридинаның, Илсөяр Осинаның, Марина Колесникованың, Валентина Денисованың һәм эш стажы 20 елдан арткан Сергей Недорезовның рольләре бәһасез.
Алексей Гырдасов цехка техникумнан соң ук килде, без аны армиягә озаттык, көттек. Ул кайтты һәм хәзер энергетик булып хезмәт куя. Сергей Павлов та яшь, шуңа да карамастан, алтынчы разрядлы электрик булып эшли. Һәм алар барысы да рационализаторлык тәкъдимнәре кертәләр. Шуңа күрә, - дип ассызыклый Елена, бу шәхсән минем генә түгел, бөтен коллективның тырышлыгы. Техник директор И.Шәвәлиев күп тәкъдимнәр күрсәтте.
Рацтәкъдимнәр эшләү һәм кертү процессында күпләр катнаша. Иң мөһиме - нәтиҗә: икътисадый эффект, хезмәт шартлары яхшыру һәм, әлбәттә инде, алга таба эш стимулы булган рухи канәгатьлек. Өзлексез производство, продукция сыйфаты һәм 60 кешелек коллектив өчен җаваплылык Еленага мөлаем, кызыклы һәм сөйкемле булырга комачауламый.
Әңгәмәдә ул төрлеләнә белә: эш турында сүз барганда - җитди, якыннары - әнисе, игезәк балалары Дарья һәм Арсений турында сөйләгәндә - шат, ачык. Токымлы заводлы, 45 яшьлеген билгеләүче шәһәрдә туган Елена Лесничукның тормыш мәгънәсе - гаиләсе һәм эше.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рационализаторлык – коллектив џђм иќади процесс