Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым түлә һәм тынычлап йокла

Эшлекле киңәшмәне ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов район икътисады торышын анализлады, салым базасын арттыру һәм җирле бюджет казнасын тулыландыру бурычын куйды. Салымнан башка бюджет юк 2012 елның беренче кварталына районның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат белән икътисадый мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады. Докладта яңгыраганча, отчёт...

Эшлекле киңәшмәне ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов район икътисады торышын анализлады, салым базасын арттыру һәм җирле бюджет казнасын тулыландыру бурычын куйды.
Салымнан башка бюджет юк

2012 елның беренче кварталына районның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат белән икътисадый мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады.
Докладта яңгыраганча, отчёт чорында район буенча 1513,01 млн. сумлык товар төялгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән, бу узган елның шул чорына карата 123,91% тәшкил итә.
Промышленность
Сәнәгать секторында төялгән продукция (эшләр, хезмәтләр) күләме гамәлдәге бәяләрдә 1288,9 млн. сум тәшкил итте. Промышленность җитештерүе индексы узган елның шул чоры дәрәҗәсеннән 6,8 процентка артыграк булды.
Төялгән продукциянең гомуми күләмендә "Менделеевсказот" ҖЧҖ өлеше 67% тәшкил итте, "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ - 23%, "Кама-Сакс" ПП ҖЧҖ - 29%, икмәк заводы - 0,8%, "Звёздное" - 0,4%, "Ижевский источник" СЙ - 0,2%.
"Менделеевсказот" предприятиесе тарафыннан 864,8 млн. сумлык продукция төялде - узган елның шул чорына 112,8%, промышленность җитештерүе индексы 109,8% тәшкил итте. Л.Я.Карпов ис. химзаводта 223,3 млн. сумлык продукция алынды - 114%, индекс - 104,9%, "Кама-Сакс" ПП ҖЧҖ - 28,5 млн. сум - 103,3%, икмәк заводы - 9,3 млн. сум - 120,8%
Куллану базары
Товар әйләнеше күләме 288,3 млн. сум тәшкил итте - 104,8%. Сатуның барлык каналларындагы ваклап сату товарлары әйләнеше 273,8 млн. сум - узган елның шул чорына 104,8%. Түбәндәге сәүдә предприятиеләре сату күләмен арттырдылар: "Камилла" - биш тапкырга, "Дионис" - 30,4% ка, "Атлант" - 10,7% ка, "Челны-хлеб" - 2,81% ка. Җәмәгать туклануында товар әйләнеше 14,4 млн. сум тәшкил итте яисә 105%. "Химсервис" күләмне 59,5% ка арттырды. Көнкүреш хезмәтләре узган елдагыдан 2,1% ка күбрәк күрсәтелде.
Төзелеш
Финанслауның барлык чыганаклары хисабына төзелеш-монтажлау эшләре күләме 23,4 млн. сум тәшкил итте, яки 2011 елның беренче кварталы дәрәҗәсенә 84%. "Резидә" - 103,5%, "Мастер" ҖЧҖ - 313,5% ка күләмне арттырдылар.
Авыл хуҗалыгы
Тулай продукция күләме 43,1 млн. сум тәшкил итте, узган ел дәрәҗәсенә - 122,8%. Продукция сатудан 29,5 млн. сум алынды. 1439 т сөт сатылды, узган елның шул чорына карата 29,8 ка күбрәк, 184 т ит - 104%.
Әйтелгәннәргә йомгак ясап, район җитәкчесе Игорь Привалов канәгатьсезлеген белдерде:
- Отчёт мәгълүматлары буенча барлык предприятиеләр уңай нәтиҗә белән эшли. Ә салымнар кая соң?
Җыелып бетмәгән салым дотацияле булган район бюджетында кискен чагылыш таба. Бүген район предприятиеләрен һәм кече бизнес субъектларын яклау өчен муниципаль власть барлык төр эшләрне башкару өчен җирле заказчыларны билгеләде. Шулай булгач, салымнарны вакытында түләгез. Бер генә капкага футбол уйнамыйлар.
Бурыч: билгеләнгән объектларда эш темпларын тизләтү, мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны бетерү, хезмәткәрләргә эш хакын күтәрү буенча чаралар күрү.
Хезмәткә түләүнең уртача дәрәҗәсе 10 меңнән дә ким булмаска тиеш, - дип кисәтте ул.
Чәчү старт алды
Язгы кыр эшләре барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин мәгълүмат бирде.
Район хуҗалыкларында орлыкларны инкрустацияләү, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне, туң җирләрне тырмалау, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрү эшләре дәвам итә.
Беренчеләрдән булып бөртекле сабан культураларын чәчүгә чыккан "Кама" колхозы" (Ибраһим Галимов), Д.Әһлиев һәм Р.Хәйриев КФХ хезмәткәрләре удар темплар белән эшли.
Районда язгы кыр эшләренә 54 агрегат җәлеп ителгән. "Мир" ҖЧҖдә эшләр торышы катлаулы.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, Игорь Привалов агропром җитәкчеләрен чәчү эшләрен ике сменада оештырырга чакырды.
- Чәчү срокларына сыешмау - димәк уңышны югалту. Быелның һава торышын исәпкә алып, чәчүне 15 майга кадәр төгәлләргә кирәк, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
ТКХ өчен түләү
Мәгълүмат белән "Менделеевск" Бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ директоры Елена Һадиева чыгыш ясады.
Елена Геннадьевна сүзләренчә, мартка җыелып бетмәгән түләүләр ике млн. сумга якын тәшкил итә. Гомуми исәпләнгән суммадан халык 90%ын түләгән. 700 буш торучы фатир ачыкланган. Аларның күбесендә квартирантлар яши. Авыл җирлекләрендә су ресурсларына һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга түләү буенча хәл катлаулы.
Район җитәкчесе Игорь Привалов торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтләре өчен бурычлар күләмен арттырырга ярамаганлыкка басым ясады:
- Күләмле бурычлар гражданнарның йортларында кайнар суны өзүгә китерәчәк, - диде ул, шәһәр башкарма комитетына һәм авыл җирлекләре башлыкларына халык белән хезмәтләр куюга килешүләр төзү, законга буйсынмаучы гражданнарга катгый административ чаралар кулланып, бурычларны түләттерү, стихияле чүп өемнәрен бетерү буенча эшне активлаштыруны йөкләп.
Кобудо буенча Россия чемпионаты нәтиҗәләре
- "Сатори" клубының һәм "Химик" ССКның җиде шәкерте Татарстан җыелма командасы составында Мәскәүдә көнчыгыш бермә-бер сугышы - кобудо буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты, - дип мәгълүмат бирде яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров.
- Ярышларда Россиянең 34 регионыннан 45 яшь һәм 57 үлчәм категориясендә 845 спортчы катнашты. Татарстан җыелма командасы 10 медаль яулады, шуларның бишесенә менделеевлылар лаек булды: Роман Филатов, Гөлшат Минаҗетдинова, Дмитрий Меньшокин - алтынга, Гөлназ Минаҗетдинова, Дмитрий Шаларь - көмешкә. Балалар белән Л.Богатова, С.Лисютин шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан