Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсеш стратегиясе буларак тәҗрибә уртаклашу

Татарстан Республикасының кече шәһәрләре берлегенең рәсми делегациясе составында Кытай халык республикасы һәм Мароккога эшлекле визитлар нәтиҗәләре турында мәгълүмат биргәндә район башлыгы Игорь Привалов: - Кытайга баруымның максаты индустриаль мәйданнар формалаштыруның гамәли нечкәлекләре һәм Кытай халык республикасы муниципалитетларында үзенчәлекле икътисади зоналар үсеше тәҗрибәсе белән танышу булды, - дип билгеләп үтте. Игорь...

Татарстан Республикасының кече шәһәрләре берлегенең рәсми делегациясе составында Кытай халык республикасы һәм Мароккога эшлекле визитлар нәтиҗәләре турында мәгълүмат биргәндә район башлыгы Игорь Привалов:
- Кытайга баруымның максаты индустриаль мәйданнар формалаштыруның гамәли нечкәлекләре һәм Кытай халык республикасы муниципалитетларында үзенчәлекле икътисади зоналар үсеше тәҗрибәсе белән танышу булды, - дип билгеләп үтте.
Игорь Анатольевич сүзләренчә, делегация зур кызыксыну белән Сучжоуск индустриаль паркы эшчәнлеген өйрәнде.
- Сучжоуск индустриаль паркы Кытай-Сингапур промышленность паркы буларак 1994 елда Кытай һәм Сингапурның уртак карар кабул итү нәтиҗәсе буларак оештырыла. Технопарк эшчәнлеге энергия ресурсларын саклау технологияләре һәм экологик чиста җитештерүне үзләштерү, промышленностьнең югары технологияле өлкәләрендә тәҗрибә-конструкторлык һәм тикшеренү эшләрен стимульләштерү, үсеш алган транспорт системасын формалаштыру, үсешнең эксперт моделен алга этәрү, хезмәт күрсәтү өлкәсен оптимальләштерү нигезендә башкарыла.
Эшлекле визит "Индустриаль парк эшчәнлеген тәртипкә салу һәм контрольдә тоту, муниципаль, провинциаль һәм дәүләт власте органнарының бизнес белән үзара йогынтысы (бәйләнеше)" темасына түгәрәк өстәл артында әңгәмә белән тәмамланды, - диде ул.
Аннан Игорь Привалов Марокконың Рабат шәһәренә эшлекле визит нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, анда 1-4 октябрьдә җирле һәм региональ лидерларның 4 нче Бөтенроссия саммиты булды.
Игорь Анатольевич билгеләп үткәнчә, саммитка бөтен дөньядан муниципаль һәм региональ дәрәҗәдәге башкарма органнарның меңнән артык вәкиле килде.
2004 елда гражданнарның җирле үзидарәгә хокукын нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатында оештырылган ассоциацияләр, берлекләр һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең ирекле халыкара берләшмәсе - "Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле властьләр" Бөтендөнья оешмасы форумны оештыручы булды.
- Татарстан делегациясен Казан мэры Илсур Метшин җитәкләде, ә мин саммитта Менделеевск районын тәкъдим иттем, - диде Игорь Анатольевич.
Форум барышында Татарстан делегациясе дөнья шәһәрләренең үзара йогынтысының җәелдерелгән стратегиясен эшләүдә, сәламәтлек саклау, транспорт, мәгариф, юл һәм торак төзелеше өлкәләрендә инновацияләр кертү, чүп-чарны җыю һәм эшкәртү буенча мәсьәләләрне тикшерүдә катнашты.
4 октябрьдә узган "Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле властьләр" оешмасының Бөтендөнья берлеге утырышында оешманың президенты Стамбулның мэры Кадир Толбаш, өстәмә президентлары - Бордо мэры Ален Хюппен (Франциянең экс-премьер-министры) һәм Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сайландылар.
Менделеевск районы вәкиле - район башлыгы Игорь Привалов әлеге оешманың Евразия бүлекчәсенең ревизия комиссиясе составына сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан