Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ТР буенча суд приставларының Федераль службасы идарәсе вәкилләре "Кама таңнары" балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.
Ведомство җитәкчесе ярдәмчесе Светлана Гришина Җиңү көненә багышлап Рәсәй, республика күләмендә төрле чаралар үткәрелүен билгеләде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен торгызуда Россия суд...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ТР буенча суд приставларының Федераль службасы идарәсе вәкилләре "Кама таңнары" балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.
Ведомство җитәкчесе ярдәмчесе Светлана Гришина Җиңү көненә багышлап Рәсәй, республика күләмендә төрле чаралар үткәрелүен билгеләде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен торгызуда Россия суд приставлары Федераль службасының ТР буенча Идарәсе каршындагы "Ак Барс" эзтабарлар отряды ярдәме белән күләмле эшләр башкарыла.
- Без, эзтабарлар, кыр шартларында палаткалы лагерьларда яшәдек, азыкны учакта әзерләдек. Илебезнең иминлеге өчен көрәшкән сугышчылар, аларның батырлыклары турында без онытмаска, алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиешбез,- диде Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәге белгече Айрат Фатыйхов, яшь буынга мөрәҗәгать итеп.
Очрашу барышында "Кар десанты" эзтабарлар отряды сугышчылары - КФУ студентлары сугыш турында әдәби-музыкаль композиция һәм приютта тәрбияләнүче Алина Григорьева шаян монолог тәкъдим иттеләр.
Бу көнне шефлар Бөек Ватан сугышы һәм "Минем гаилә" темаларына багышланган иншалар һәм рәсемнәр бәйгесендә җиңүче балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев, өлкән суд приставы Вячеслав Коровин озак еллар дәвамында приют балаларына иганәчелек күрсәтүләре һәм даими кайгыртулары өчен республиканың суд приставлары җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев