Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков “Аммоний”да булды

Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков җомга көнне эш визиты белән менделеевскига килде. Ул "Аммоний" интеграцияле химик комплексында төзелеш эшләре барышы белән танышты. Илдар Шәфкатович һәм аны озатып йөрүчеләр төзелеш объектларында булдылар. Бу көнне республиканың төзелеш буенча штаб утырышы узды. Анда Внешэкономбанк рәисе Владимир Дмитриев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Россия...

Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков җомга көнне эш визиты белән менделеевскига килде. Ул "Аммоний" интеграцияле химик комплексында төзелеш эшләре барышы белән танышты.

Илдар Шәфкатович һәм аны озатып йөрүчеләр төзелеш объектларында булдылар. Бу көнне республиканың төзелеш буенча штаб утырышы узды. Анда Внешэкономбанк рәисе Владимир Дмитриев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Россия һәм чит ил подрядчылары эше тикшерелде, эш графигын, техник куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында подряд оешмалары җитәкчеләре доклады тыңланды. Бүгенге көндә илебез һәм чит ил подрядчылары зонасында көйләү-эшләтеп җибәрү һәм сынау эшләре бара.
- Күләмле проект иң яхшы дөнья практикаларын үз эченә алды, без барыбыз да бу процесста катнашучы булуыбыз белән горурланабыз һәм сокланабыз, катлаулы этапны лаеклы үткән командага рәхмәт белдерәм. Хәзер объект финиш сызыгында, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков, - һәм бу чор аеруча җаваплылык, бар көчне туплауны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары “Аммоний“