Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Традицияләрне дәвам итәбез

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм агымдагысына бурычлар билгеләде. Кубок - турайлыларда "Авыл яшьләре" спорт уеннары нәтиҗәләре белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров таныштырды. Докладчы сүзләренчә, Бөрешле авылы җирлегеннән кала, ярышларда 121 спортчы катнашты. Алар җиде спорт төре...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм агымдагысына бурычлар билгеләде.


Кубок - турайлыларда

"Авыл яшьләре" спорт уеннары нәтиҗәләре белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров таныштырды.
Докладчы сүзләренчә, Бөрешле авылы җирлегеннән кала, ярышларда 121 спортчы катнашты. Алар җиде спорт төре буенча оештырылды. Күчмә кубокны Турай авылы җирлеге командасы яулады.
Игорь Привалов район чарасын оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Әлфирә Рәхимова эгидасындагы Турай авылы җирлеге командасына кубок тапшырды.
Җиңүчеләрне бүләкләп, ул болай диде:
- Мин спорт уеннары барышын ихластан күзәттем. Спортчыларның азартлы уены җанатарлар һәм тамашачы күңелендә уңай тәэсир калдырды. Бу - яшьләр өчен сәламәт яшәүнең яхшы үрнәге. Мондый традицияләрне дәвам итәргә кирәк.

Түләү юк - хезмәтләр сыйфаты юк

"Жилэнергосервис-Менделеевск" ҖЧҖнең 2011 елдагы эшчәнлеге һәм 2012 елга үсеш перспективасы турында директоры Аркадий Сармаков сөйләде.
Предприятие күпкатлы 132 торак йорттагы 511 подъездга, 8080 фатирга, 2517 электр щитына техник хезмәт күрсәтә. Менделеевскида йортлардагы электр челтәренә техник хезмәт күрсәтү буенча эш 2005 елның гыйнварыннан башланды. Әлеге чорда 14949 мең сум акча үзләштерелде, бу гаризалар санын өч мәртәбә киметү мөмкинлеге бирде.
"Якты подъезд" программасын тормышка ашыру кысаларында 120 торак йортта 3136 яктырткыч урнаштырылды. 2011 елда гомумфайдалану урыннарында оптик-акустик кабызгычлы яктырткычлар куелды. Бүгенге көндә шундый 3200 яктырткыч гамәлдә.
Предприятие агымдагы елда үз алдына зур бурычлар билгели:
- шәһәрнең 3, 3а микрорайоннарында һәм Профсоюз, Ушковлар, Юбилейная урамнарында яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәт күрсәтү;
- мәгариф идарәсенең 42 объектында исәпләү приборларына, электр белән тәэмин итү, су, канализация челтәренә һәм җылыту системасына хезмәт күрсәтү;
- шәһәр һәм авыл җирлекләрендә урамнарны яктырту челтәренә хезмәт күрсәтү;
- авыллар торак пунктларында су белән тәэмин итү челтәренә һәм су кудыру башняларына техник хезмәт күрсәтү.
Монай һәм Абалач авылларында су белән тәэмин итү челтәрен үзгәртеп кору планлаштырыла, камайда суүткәргеч торбалар салу төгәлләнеп килә.
Күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты халыкның түләүләрне вакытында җыюына бәйле.
Район җитәкчесе Игорь Привалов торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча хәлне анализлады. Ул билгеләп үткәнчә, салкын суга ОДН буенча өстәмә түләү билгеләү күпләрдә канәгатьсезлек тудыра.
- Бу проблеманы чишүдә йортларда яшәүчеләрнең ярдәме таләп ителә, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
Беренчедән, файдаланган суны исәпләүдә аермалар зур булмасын өчен, приборлар күрсәткечен бер көнне язып алу зарур.
Икенчедән, һәр фатирда суны исәпләү приборлары урнаштырылырга тиеш. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр куллану вакыты чыккан прибордан файдалану яки аңа магнит кую күршеләр өлешенә керү дигәнне аңласыннар иде.
Өченчедән, бер кеше дә теркәлмәгән булып та, чынлыкта 6-7 кеше яшәүче фатирларны барлауда менделеевлылар ярдәмгә килсеннәр иде. Бу мәсьәләләр ачыкланса, проблема хәл ителәчәк.

Энергия белән тәэмин итү - өзлексез

"Менделеевск район челтәре" предприятиесенең 2011 елдагы эшчәнлеге һәм 2012 елга планнар турында начальнигы Таһир Әскаров сөйләде.
Район электр челтәре Менделеевск шәһәренә һәм район торак пунктларына хезмәт күрсәтә. Предприятиедә 64 кеше эшли, шул исәптә - 18 инженер-техник хезмәткәр, алар электр челтәрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.
Җиде подстанциягә, 162 трансформаторлы подстанциягә, электр энергиясе тапшыру буенча һава һәм кабельле линияләргә хезмәт күрсәтелә.
2011 елда электр белән тәэмин итү линиясендә авария булу сәбәпле, 56 тапкыр энергия бирү туктатып торылды, моңа аномаль һава шартлары төп сәбәпче булды.
Ел дәвамында электр челтәренә тоташтыруны үтенеп физик һәм юридик затлардан 183 гариза алынды, барлыгы 836,8 мең сумга капиталь ремонт эшләре башкарылды. Шул исәптән, Тукай урамының 275 фатирлы 12 нче йортына электр чыбыклары сузылды. Нариманов, Ленин, Подклубная урамнарында һава линияләре үзгәртеп корылды, Сосновая һәм Лесная урамнарында 1 км озынлыкта 0,4 кВ һава электр линияләре төзелде һ. б. лар.
2012 елда Октябрьская урамында трансформаторлы подстанцияне алыштыру, Яңа Кокшанда һава линияләрен үзгәртеп кору, Бәзәкәдә һәм Монашта иске трансформаторлы подстанцияләрне яңарту, электр энергиясе тапшыру линиясенә агымдагы ремонт үткәрү планлаштырыла.
- Иң мөһиме - билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыру һәм энергия белән өзлексез тәэмин итү, - дип сүзен йомгаклады Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан