Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Универсиадага теләктәшлек күрсәтеп

Узган атнада "Химик" стадионында Универсиадага теләктәшлек йөзеннән районның инвалидлар җәмгыяте спартакиада уздырды. Әһәмиятле вакыйгага багышланган чарада көч сынарга теләүчеләрне "Юность" район мәдәният йорты янында автобус көтте. Без шул арада спорт сөючеләр белән аралаштык. Күп еллар җәмгыять идарәсе әгъзасы буларак һәм мондый спорт ярышларында еш катнашучы Мария Кукаркина фикере белән бүлешә....

Узган атнада "Химик" стадионында Универсиадага теләктәшлек йөзеннән районның инвалидлар җәмгыяте спартакиада уздырды.
Әһәмиятле вакыйгага багышланган чарада көч сынарга теләүчеләрне "Юность" район мәдәният йорты янында автобус көтте. Без шул арада спорт сөючеләр белән аралаштык.
Күп еллар җәмгыять идарәсе әгъзасы буларак һәм мондый спорт ярышларында еш катнашучы Мария Кукаркина фикере белән бүлешә.
-Спартакиадалар еш оештырабыз, монысы чыннан да үзенчәлекле. Яшьләр уеннары алдыннан очрашу бәйрәм рухы өсти. Ярышка тормышлары җиңелдән булмаган, әмма көр күңелле, актив кешеләр җыелачак, һәркемгә уңышлар насыйп булсын. Ангелина белән килгән Нина Младенцева кызының спорт сөюен билгеләп үтте.
- Ангелина чарага чакыру алу белән тәкъдим ителгән спорт төрләренең күбесендә үзен сынарга теләде. Ел дәвамында без спорт сараена йөрибез, тагын да күбрәк секцияләр, клублар ачылуын телибез.
Максим Уткин да әңгәмәгә кушыла:
- Мин һәркемне шахмат тактасы артына утырырга өндәр идем. Ул логик фикерләргә өйрәтә. Әти беренче адымнар ясарга ярдәм итте. Юрий Дюжакинда туплаган осталык районда призлы урыннар алырга булыша.
-Максим минем беренче номерлы көндәшем. Әле беребез, әле икенчебез алга чыга. Бүген тагын дартс һәм шашка буенча көч сынарга уйлыйм. Фатирда бикләнеп яту яхшылыкка илтми, танышырга, аралашырга кирәк, - ди Николай Прохоров.
Григорий Драмарецкий спартакиадада фикердәшләре белән аралашачак.
- Спорт киләчәккә өмет уята. Армрестлинг, өстәл теннисы, дартс - мин мөмкинлегем кушканча, шул спорт төрләрен сайлыйм. Төрлекүләм ярышларда катнашам. Хәрәкәткә, физкультурага мәхәббәт уятучы педагоглар Г.Вавилов һәм Н.Филимоновка рәхмәтлемен. Райондашларны активрак булырга чакырыр идем. Спорт төрләрен сайлаган ярышчыларга җәмгыять рәисе һәм баш хакимдар Рөстәм Миңнегәрәев ныклылык, тырышлык һәм уңышлар теләделәр.
Ярышларны шашка һәм шахмат уеннары ачты сигез кеше үзләрен такталар артында сынарга теләк белдерде. Олысы, кечесе кызыксыну белән уен барышын күзәтә. Иң көчле шахматчы һәм шашкачы буларак Николай Прохоров җиңүче дип игълан ителде. Хатын-кызлар арасында Татьяна Тарасовага тиңнәр булмады. Йөз метрга йөгерүдә ун кеше катнашты. Иң җитезләр дип Яңабирдедән Юрий Сидоров, менделеевлы Татьяна Мустаева аталды. Рәис урынбасары Лилия
Хәмитова сөйләвенчә, Яңабирделе Юрий Сидоров ярышларда еш призлы урыннар яулый, сәламәт яшәү рәвешен үз итүче буларак күпләргә урнәк. Дүртенче мәктәптә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрне Елена Бондаренко төрле секцияләргә җыя. Һәр җомгада теннис, дартс, гомумфизкультура, армрестлинг буенча осталыкларын арттыралар.
Озынлыкка сикерүдә дә Юрий Сидоров белән Татьяна Мустаева иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр булдылар. Дартс түгәрәге янында чират барлыкка килде. Бу төр шөгыльдә дә үз "чемпион" нары билгеләнде. Төз "ук" атып иң күп балл җыючылар - Мария Кукаркина һәм Юрий Сидоров. Кече туп атуда балалар да, өлкәннәр дә теләп сыналды. Һәркемгә тупны өч мәртәбә ату мөмкинлеге бирелде һәм иң яхшы нәтиҗә саналды. Бу ярышны хәзер лаеклы ялда булган физкультура укытучысы Татьяна Тарасова оештырды һәм хөкем итте. Елена Степунина һәм Юрий Сидоров җиңүчеләр булдылар.
Призлы урыннар яулаучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премия тапшырылды.
Фәймә Вахриева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары мђгълњмат