Менделеев мәйданында чираттагы ярминкә булды. Узганындагы кебек үк, шәхси эшмәкәрләр һәм район хуҗалыклары шәһәрлеләргә ит, бал, сөт продуктларының киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Кулай бәяләрдә бөртеклеләр дә алырга була иде: килограммы сигез сумнан бодай, арпа - 8, солы - 7. - Фураж белән бер генә машина килгән, - диләр менделеевлылар, -...
Менделеев мәйданында чираттагы ярминкә булды.
Узганындагы кебек үк, шәхси эшмәкәрләр һәм район хуҗалыклары шәһәрлеләргә ит, бал, сөт продуктларының киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
Кулай бәяләрдә бөртеклеләр дә алырга була иде: килограммы сигез сумнан бодай, арпа - 8, солы - 7.
- Фураж белән бер генә машина килгән, - диләр менделеевлылар, - шул арада барысын да алып бетерделәр.
Күршеләр - Алабуга ит комбинаты һәм Удмуртиянең Алнаш районнынан шәхси эшмәкәр Чирков үз продукцияләре белән шатландырдылар. Монайлылар бәрәңге белән сәүдә итте.
- Шәһәр халкы кәбестә, суган, калган яшелчәләр сорый, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек начальнигы Фәүзәт Мөфтиев. - Шуңа күрә без үз продукцияләре белән бакчачыларны күрергә шат булыр идек. Ә 1 октябрьдә булачак киләсе ярминкәгә бөртеклеләргә күбрәк заказ бирербез.
Нет комментариев