Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы кыр эшләре башлана

Дүшәмбенең эшлекле киңәшмәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко рәислегендә узды. Тынычланырга иртәрәк ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча әйдәп баручы консультанты Айдар Әхмәдуллин ташу турында мәгълүмат бирде. 9 апрельдә 8.00дә Тоймада су критик дәрәҗәдән (370 см) ун сантиметрга артыграк күтәрелде. 11 апрельдә 17 дән 23 сәгатькә...

Дүшәмбенең эшлекле киңәшмәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко рәислегендә узды.


Тынычланырга иртәрәк
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча әйдәп баручы консультанты Айдар Әхмәдуллин ташу турында мәгълүмат бирде.
9 апрельдә 8.00дә Тоймада су критик дәрәҗәдән (370 см) ун сантиметрга артыграк күтәрелде. 11 апрельдә 17 дән 23 сәгатькә кадәр су күтәрелүнең иң биек ноктасы күзәтелде.
Ташкын көчле булганлыктан, туган якны өйрәнү музее, 1 нче мунча һәм икмәк заводы су басу зонасында калды, Гассар урамындагы юлда су тирәнлеге 20 дән 40 сантиметрга кадәр булды. Урында МЧС һәм район башкарма комитеты, юл-патруль службасы, шәһәр газы, ашыгыч ярдәм, район электр челтәре, химзавод бригадалары һәм оператив төркемнәре эшләде, ун берәмлек техника җәлеп ителде.
16 апрельдә 6.00да Тоймада су дәрәҗәсе критик билгедән 90 сантиметрга түбән иде. Ләкин тынычланырга иртәрәк әле. Узган еллардагыча, Удмуртиядән ташуның икенче дулкыны килергә мөмкин.
Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм үткәрү турында
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге турында сөйләде.
Район хуҗалыкларында барлыгы 119 трактор (113е ремонтланган, 95%), 56 культиватор, 62 чәчкеч, 15 - дисклы, 1230 тешле тырма, 42 тагылмалы техника (барысы да ремонтланган) исәпләнелә. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Һава шартларын исәпкә алып, быел чәчү җиде-ун көнгә иртәрәк башланыр дип көтелә.
ТР кубогына
14-15 апрельдә "Химик" ССК базасында узган кобудо көнчыгыш бермә-бер сугышы буенча Татарстан Республикасы кубогына ярышлар нәтиҗәләрен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров игълан итте.
Ярышларда Татарстаннан һәм Удмуртиядән 12 командада 401 спортчы катнашты. Алар алты төрдә осталыкларын сынадылар. 34 спортчыдан торган Менделеевск командасы гомуми зачетта икенчелекне алды, шәхси зачетта - төрле дәрәҗәдәге 24 медаль.
Язгы чакырылышның төп юнәлешләре
Бу турыда мәгълүмат белән ТР хәрби комиссариатының Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев чыгыш ясады.
Менделеевск районының чакырылыш комиссиясе эшен 1 апрельдә башлады.
2012 елның язгы чакырылыш кампаниясе кайбер үзенчәлекләре белән аерылып тора:
- югары һәм урта һөнәри белемнәре булган гражданнарны хәрби хезмәт урыннарына беренче чиратта җибәрү;
- чакыру комиссиясе утырышларына ата-аналарны җәлеп итеп, чакыру барышына даими җәмәгатьчелек контроле системасы эше.
- гражданнарны РФ Кораллы көчләренә банк карталары рәсмиләштереп озату.
Традиция буенча, чакырылышларның күпчелеге коры җир, стратегик билгеләнештәге ракета, космик гаскәрләргә, Хәрби диңгез флотына җибәреләчәк.
Хезмәткә чакырылучыларга истәлекле бүләкләр бирү гамәлдә, алар шулай ук кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителәчәк. Армиядәгеләрнең айлык хезмәт хакы ике мең сум, ятимнәргә бер мең өстәлә, акчалар банк картасына күчерелә.
Статистика бүлеге эшчәнлеге
Район статистика бүлеге җитәкчесе Лариса Мөхәммәтшина чыгышы бүлекнең агымдагы елның I кварталындагы эш нәтиҗәләренә багышланды.
2012 елның гыйнвар-март айларында 242 федераль статистика эше башкарылды. ТР Дәүләт заказы нигезендә түбәндәге юнәлешләрдә дәүләт статистик күзәтүнең 27 формасы башкарылды: түләүле хезмәтләр, халыкның торак шартлары, торакны хосусыйлаштыру, хезмәт базары, финанслар һәм финанс эшчәнлеге, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге һ.б.лар.
2012 елның 1 гыйнварына 433 хуҗалык итүче субъект теркәлде. I кварталда 813 отчет кабул ителде, шуларның 543е - электрон рәвештә.
Статистика бүлеге район һәм шәһәр башкарма комитетлары, авыл җирлекләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның территориаль органнары белән тыгыз элемтәдә эшли, аларны ай саен социаль һәм демографик статистика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмати-аналитик материаллар белән тәэмин итә.
Киңәшмәдә шулай ук район предприятиеләренең, учреждениеләренең ТКХ өчен бурычлары, Дәүләт торак фондына җыемнар турында контрольдәге мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан