Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Закон белән бәхәсләшмиләр

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмә районда оператив хәл турындагы мәгълүматтан башланды, аның белән эчке эшләр бүлеге начальнигы, полковник Геннадий Сушков таныштырды. Район җитәкчесе Игорь Привалов бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибе сагында булган полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Чәчү төгәлләнү алдында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин язгы кыр эшләре барышы...

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмә районда оператив хәл турындагы мәгълүматтан башланды, аның белән эчке эшләр бүлеге начальнигы, полковник Геннадий Сушков таныштырды.
Район җитәкчесе Игорь Привалов бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибе сагында булган полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Чәчү төгәлләнү алдында
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин язгы кыр эшләре барышы турында мәгълүмат бирде.
- "Алтын башак" ҖЧҖ, "Д.Әһлиев" һәм "Р.Хәйриев" крестьян-фермер хуҗалыклары чәчү эшләрен агротехник срокларда төгәлләде, - дип билгеләп үтте Хәйдәр Гыйльмуллович.
- "И.Мөхәммәтгалиев" (88%), "Н.Нигъмәтҗанов" (86) крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Кама" колхозы" (87), "Абалач" ҖЧҖ (85%) кырларында эш төгәлләнү алдында. "Мир" һәм "Татагро" җәмгыятьләрендә эш бик сүлпән бара. "Р.Гыйләҗетдинов" һәм "ИК-10" учреждениесенең ярдәмче хуҗалыгында бөртекле сабан культураларын чәчүгә керешмәгәннәр. Бүгенге көндә фаразланган чәчүлек мәйданының 46 процентында бөртеклеләр буразнага салынды. Аларны чүп үләнгә, корткыч һәм авыруларга каршы эшкәртү таләп ителә.
Әйтелгәннәрне анализлап, Игорь Привалов аерым авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы кыр эшләре барышы белән канәгатьсезлеген белдерде.
- Димәк, бу хуҗалыклар җитәкчеләре агропромышленность предприятиесе эшчәнлегенең мөһим этабына техника һәм кеше ресурсларын тиешенчә әзерләмәгән, - дип кисәтте ул.
Физик затлар кеременә салым
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева авыл хуҗалыгы берләшмәләре буенча физик затлар кеременә салым исәпләү буенча закон үтәлешенә тукталды.
Рәмзия Хөснулловна сүзләренчә, физик затлар кеременә салымның чагыштырмача авырлыгы районның гомуми кеременең 76 процентын тәшкил итә. Агымдагы елның дүрт аенда түләүләрне чагыштырмача анализлау күрсәткәнчә, аерым предприятиеләрдә мондый төр салымны исәпләүдә төгәлсезлекләр күзәтелә.
Мисал өчен, "Спецстрой" ҖЧҖ хезмәткә түләү фонды үсешенә карамастан, физик затлар кеременә салымны 18% күләмендә исәпләгән. Менделевск АТП - 39%, "Звездное" - 22,7%, "Химсервис" - 29,9%. Май аенда түләүләр белән хәл тагын да катлауланган.
Игорь Привалов барлык төр милек предприятие җитәкчеләрен административ йогынты күрсәтү чараларын көтеп тормыйча салым законын үтәргә өндәде.
- Район бюджеты тупланышы салым җыю күләменә бәйле. Беренче чиратта физик затлар кеременә салымга. Җитәкчеләргә бу мәҗбүри түләүләрне күчерү мәсьәләсенә җаваплы карарга тәкъдим итәм, чөнки бюджет учреждениеләренә чыгымнарны каплау район казнасының байлык дәрәҗәсенә бәйле, - диде Игорь Анатольевич.
Янгын куркынычсызлыгы
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе район янгын сүндерү эшчәнлеге бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча үтәүче Денис Смирнов бу турыда чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның дүрт аенда 12 янгын очрагы теркәлде, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда өч очракка күбрәк. Биш кешенең гомере өзелде. 2011 елда янгыннан кеше гомере өзелү күзәтелмәде. Янгыннан зыян 281 мең сум тәшкил итте, 2011 елда - 32 мең сум. Исерек баштан янгын белән сак эш итмәү - янгын чыгуның төп сәбәбе.
Янгыннарны профилактикалау максатында халык арасында аңлату эшләрен активлаштыру кирәк.
"Торак-2012" операциясе кысаларында 4426 торак йорт контрольгә алынды, шулардан күпфатирлы - 428 йорт, 35 торак пункт, 14 авыл җирлеге тикшерелде. Барлыгы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 115 очрагы ачыкланды.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемасына игътибарны юнәлдереп, Игорь Привалов җирлек башлыкларын участок вәкилләре белән берлектә һәм янгын службасы хезмәткәрләре катнашында халык арасында профилактик эшне активлаштыру, спиртлы эчемлекләрне еш кулланучы уңышсыз гаиләләргә контрольне көчәйтү кирәклеген ассызыклады.
- Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен ведомстводагы территориядә яшәүче һәр гражданин җаваплы шәхесләрнең күз уңаенда булырга тиеш, - дип кисәтте ул.
Миграцион исәп
Россия федераль миграция службасының ТР буенча идарәсе Менделеевск районы бүлеге начальнигы Елена Алиева чит ил гражданнарына һәм гражданлыклары булмаган кешеләргә эшкә урнашуга рөхсәт һәм патент рәсмиләштерү турында сөйләде.
Докладта әйтелгәнчә, бу рөхсәт кәгазе чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итү һәм файдалану өчен эш бирүченең хокукын раслаучы документ булып тора.
РФ субъектлары башкарма власть органнарының халык мәшгүльлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оешма ризалыгы булган Федераль миграция службасы яки аның территориаль органнары тарафыннан әлеге рөхсәт кәгазе бирелә.
Рөхсәт законда билгеләнгән сәбәпләр буенча юкка чыгарылырга яки вакытлыча туктатылып торырга мөмкин.
Патент чит ил гражданына эшмәкәрлектән башка төр эшчәнлек белән хезмәт килешүе, яки гражданлык-хокукый килешү нигезендә ниндидер эш башкаруга хокук бирә.
Патент бер айдан өч айга кадәр бирелә. Патентның гамәлдә булу вакыты тагын өч айга озатылырга мөмкин, ләкин озайтылуларны исәпкә алып аның гамәлдә булу вакыты бирелү көненнән 12 айдан артмаска тиеш. Патент өчен билгеләнгән аванс түләүләре күләмендә айга 1000 сум салым түләнә.
Миграция законнарын бозган өчен административ чара буларак штраф билгеләнә.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, Игорь Привалов:
- Закон белән бәхәсләшергә ярамый. Аны төгәл үтәргә кирәк. Миграция законнарын бозу штраф түләүгә китерә. Аларның күләме зур. Закон бозу очрагы булганда юридик затларга 800 мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Җитәкчеләр дөрес нәтиҗә ясарлар һәм чит ил гражданнарын эшкә кабул иткәндә закон буенча төгәл гамәл кылырлар дип ышанам, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан