Җәмгыять

Заводлылар балык тотуда

"Менделеевсказот" предприятиесе Кама ярында "Кышкы балык тоту-2013" I завод фестивален үткәрде. Ярышларда 17 кеше катнашты. Нәтиҗәдә Михаил Кузьмин беренчелекне алды, икенче һәм өченче урыннарда - Олег Савин һәм Минсәгыйт Мөхәммәтҗанов. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Генераль директор җитәкчелегендәге завод администрациясе, предприятиенең профсоюз комитеты һәм эшмәкәр И.Абдрахимов чараның...

"Менделеевсказот" предприятиесе Кама ярында "Кышкы балык тоту-2013" I завод фестивален үткәрде.
Ярышларда 17 кеше катнашты. Нәтиҗәдә Михаил Кузьмин беренчелекне алды, икенче һәм өченче урыннарда - Олег Савин һәм Минсәгыйт Мөхәммәтҗанов. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Генераль директор җитәкчелегендәге завод администрациясе, предприятиенең профсоюз комитеты һәм эшмәкәр И.Абдрахимов чараның иганәчеләре булдылар.
Шулай ук ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында предприятиенең яшьләр советы, чарада катнашучылар һәм кунаклар "Каманы чүптән чистартабыз" акциясе үткәрделәр.

Менделеевск Менделеевск яналыклары мавыгулар дљньясында

Нет комментариев