"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Масленица" атналыгы чараларының төп геройлары булдылар. Музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина әзерләгән видеопрезентация нәниләрне борынгы славян тормышы, "Масленица"га караган гореф-гадәтләр белән таныштырды. Бәйрәм җырсыз, биюсез булмый. Яшь артистлар язга, кояшка, җир-анага җырлар багышладылар, әйлән-бәйләндә катнаштылар. Физкультура инструкторы Светлана Поспелова оештырган...
"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Масленица" атналыгы чараларының төп геройлары булдылар.
Музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина әзерләгән видеопрезентация нәниләрне борынгы славян тормышы, "Масленица"га караган гореф-гадәтләр белән таныштырды. Бәйрәм җырсыз, биюсез булмый. Яшь артистлар язга, кояшка, җир-анага җырлар багышладылар, әйлән-бәйләндә катнаштылар. Физкультура инструкторы Светлана Поспелова оештырган халык уеннары, кызыклы спорт ярышлары түгәрәккә иң хәрәкәтчәннәрне, җитезләрне җыйды. Атналыкны йомгаклау көнендә малайлар һәм кызлар беленнән авыз иттеләр, атта йөрделәр.
Нет комментариев