Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Көчле гаилә – көчле дәүләт

"Кама таңнары" приютында халыкара гаилә көнен зурлап үткәрү традициягә әверелде. Быел да чарада приютта тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, якыннары катнашты. Ата-аналар белән аралашу өлешендә учреждение директоры урынбасары Е.Петрова кыска тәрбия дәресе уздырды, психолог Л.Хисамова "Бала йокларга теләмәсә, нишләргә?" дигән темага чыгыш ясады. "Тәмәке турында дөреслек" видеофильмын карау һәркемне мәгълүматка баетты. Җыелганнар күргән...

"Кама таңнары" приютында халыкара гаилә көнен зурлап үткәрү традициягә әверелде.
Быел да чарада приютта тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, якыннары катнашты.
Ата-аналар белән аралашу өлешендә учреждение директоры урынбасары Е.Петрова кыска тәрбия дәресе уздырды, психолог Л.Хисамова "Бала йокларга теләмәсә, нишләргә?" дигән темага чыгыш ясады. "Тәмәке турында дөреслек" видеофильмын карау һәркемне мәгълүматка баетты. Җыелганнар күргән буенча әңгәмә кордылар, нәтиҗәләр ясадылар.
Алып баручы тәрбиячеләр С.Биктимирова, Л.Бикбова баланы чын кеше итеп тәрбияләргә, гаиләнең, ата-ананың әһәмиятен, куелган бурычлар турында искәрттеләр. Яшь артистлар кунакларга ел агымында туплаган осталыкларын ачтылар. Гаилә көндәлегеннән шаян сәхнә күренешләре,җыр һәм нәфис сүз номерлары, күңелле уеннарда, конкурсларда сыналу очрашуны тагын да җанландырды.
Мондый чаралар ата-аналар һәм балаларны якынайтуга, белем эстәүгә бер адым - диләр учреждение хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары