Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Европа дәрәҗәсендәге бала тудыру йорты

Россия кулланучылар күзәтчелеге карары нигезендә бала тудыру йортын вакытлыча ябу бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып исәпләнә. Районның әни булырга әзерләнгән хатын-кызлары, бу хәлгә борчылып, "кайнар линия" телефонына шалтыраттылар һәм хәтта район Советы депутаты Дамир Шәмсинга мөрәҗәгать иттеләр. - Безнең бала тудыру йорты шәһәр уртасында урнашкан иде. Анда тәүлекнең...

Россия кулланучылар күзәтчелеге карары нигезендә бала тудыру йортын вакытлыча ябу бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып исәпләнә.
Районның әни булырга әзерләнгән хатын-кызлары, бу хәлгә борчылып, "кайнар линия" телефонына шалтыраттылар һәм хәтта район Советы депутаты Дамир Шәмсинга мөрәҗәгать иттеләр.
- Безнең бала тудыру йорты шәһәр уртасында урнашкан иде. Анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында барып җитү уңайлы. Медперсонал да таныш. Ә безгә хәзер нишләргә? Чаллы белән ике ара шактый бит, - дип аңлаталар алар мөрәҗәгатьләрен.
Социаль киеренкелекне юкка чыгару өчен, район җитәкчесе Игорь Привалов үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв белән перинаталь үзәк белән Кама арты балалар хастаханәсендә булды һәм андагы шартлар белән танышты. Бу учреждение Татарстанның Кама аръягы регионының йөкле хатыннарына, бала тудыручыларга һәм балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтә. Очрашу барышында учреждениенең баш табибы медицина фәннәре кандидаты, ТРның атказанган табибы Равил Бакиров больницаның йөкле хатыннарга хезмәт күрсәтү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты, бүлекләр буенча экскурс ясады.
Булачак әниләр өчен монда барлык уңайлыклар тудырылган: якты, киң өч урынлы палаталар, гигиена процедуралары өчен яхшы шартлар.
Хатын-кызларны шәхси тудыру залларында бәбиләтәләр. Анда йөкле хатын вакыт җиткәнне көтә, баласын тудыра һәм аннан ике сәгатьтән соң гына чыгарыла. Андый заллар 11. Барысы да фин карават-трансформерлар белән җиһазланган, кул белән кагылуга, алар теләсә нинди уңайлы хәлгә китерелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы кысаларында кабул итү бүлмәсе мәйданы киңәйтелгән. Анда урнаштырылган дүрт терминал планлы һәм көтелмәгәндә килгән бала тудыручыларны аера. Беренче катта - функциональ диагностика бүлмәсе, анда больницага керүче пациентлар тикшерү уза.
Больницага килү юлында бала таба башлаган хатыннар өчен шокка каршы махсус операция бүлмәсе җиһазланган. Бала тудыручыларны "ашыгыч ярдәм" тизрәк бу залга китереп җиткерә алсын өчен, логистика махсус җиһазланган. Реанимация һәм операция бүлекләре заман таләпләренә туры килә.
Экскурс барышында Равил Рөстәмович район җитәкчесен яңа туганнар өчен реанимация бүлеге белән таныштырды. Ә анда стерильле ак халат кимичә урамнан туры керергә дә була. Чөнки бүлектә яңа система - "Чиста бина комплексы" урнаштырылган, ул вентиляция ясый, ионлаштыра һәм микробларны үтерә, шул ук вакытта дымлылыкны һәм һава температурасын да тиешле дәрәҗәдә тота.
Патология белән туганнар бүлегендә сабыйларны бер ай күзәтү астында тоталар, хатыннар өчен реанимация бүлеге дә заманча җиһазланган.
"Уңайлы мохит" программасы буенча больницада пандуслар, начар күрүчеләр, саңгыраулар һәм инвалид арбасында утыручылар өчен башка төрле җайланмалар урнаштырылган.
- 2011 елда медперсонал 5195 хатынны бәбиләтте, агымдагы елның беренче яртысында - 3500. Һәр көнне 28-30 хатын бәби таба, 11-15 кеше өйләренә озатыла. 2 июльдән 24енә кадәр биредә 13 менделеевлы туды, - ди Р.Бакиров.
Бу көнне Игорь Приваловка ике шәһәрдәшебезне - Светлана Садыйкованы һәм Любовь Мирсәедованы балалары туу белән котлау мөмкинлеге булды.
Ханымнар больница персоналына яхшы медицина хезмәте күрсәткәннәре өчен ихластан рәхмәт белдерделәр.
- Монда барысы да яхшы. Медицина хезмәтләре югары дәрәҗәдә. Шартлар уңайлы. Балаларыбызга якты дөньяга килергә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт, - диделәр бәхетле аналар.
Район җитәкчесе И.Привалов һәм үзәк больницаның баш табибы М.Гилёв перинаталь үзәкнең тантаналы залында игезәк бала тапкан 10 нчы колония хезмәткәре Любовь Михайловна Мирсәедовага сертификат тапшырдылар. Ике яшьлек беренче уллары Самирның берьюлы ике энекәше - Рәхим һәм Рамзан дөньяга килде, гаилә башлыгы "Форд-Солерс" хезмәткәре Сәяр Наилевич өч бала атасы булды.
Больницадан чыгып киткәндә, Игорь Привалов югары квалификацияле белгечләре һәм заманча медицина технологиясе булган учреждение торышыннан канәгать булуын белдерде.
- Перинаталь үзәкне иң яхшы башкала клиникалары белән чагыштырырга мөмкин, - диде ул. - Безнең хатын-кызларыбыз мондый хезмәттән файдаланырга лаек.
- Европа дәрәҗәсендәге бала тудыру йортында, - дип раслады үзәк больницаның баш табибы М.Гилёв. - Экстрен очракларда йөкле хатыннарны үзәк больница алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Европа дђрђќђсендђге бала тудыру йорты